Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер яшьлек сабый әнисе һәм үсмер апасының мәете янында бикле фатирда утырган

Мәрхүмә хатын балалары белән дусларына кунакка барып кайткач, икенче көне косып авырый башлый.

news_top_970_100
Бер яшьлек сабый әнисе һәм үсмер апасының мәете янында бикле фатирда утырган
https://pixabay.com/

4 сентябрьдә Иваново өлкәсенең Луговое авылындагы фатирда 32 яшьлек хатын-кыз һәм аның 16 яшьлек кызының мәете табыла. Әни белән кыз гәүдәсе янында 1 яшьлек бала да була. Ул исән, баланың гомеренә куркыныч янамый. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Иваново өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәетләрдә көч кулланып үтерү билгеләре булмый. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Тиешле экспертизалар билгеләнгән.

Тикшерү ачыклаганча, 2 сентябрьдә кич белән мәрхүмә хатын үсмер кызы һәм нәни улы белән Кинешма шәһәренә кунакка бара. Биредә әниле-кызлы туганнар дуслары белән спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Икенче көнне алар өйләренә кайта һәм хәлсезләнүләрен абайлап ала. Алар икесе дә коса. Ләкин ашыгыч ярдәм чакырмыйлар, үзләре дәваланып маташалар.

4 сентябрьдә иртән бу гаилә элемтәгә чыкмый башлый. Шуннан соң күршеләр ишекне ачып керә. Аларда фатир ачкыч була. Биредә хатын, аның балигъ булмаган кызының мәете табыла. Фатирдагы бер яшьлек малай исән була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100