news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер яшьлек сабый ике көн буена әнисенең мәете янында утырган

Мескен сабый ашамаган, эчмәгән, ябыгып беткән булган.

news_top
Бер яшьлек сабый ике көн буена әнисенең мәете янында утырган
https://pixabay.com/

Мәскәү шәһәрендә яшь хатын вафат булган. Аның нәни баласы мәет янында берничә көн үзе генә яшәгән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Екатерина исемле хатын үлеме турында ике көн узгач кына билгеле булган. Бу вакытта аның бер яшьлек кызы Ева мәет белән яшәгән.

Екатерина элемтәгә чыкмагач, туганнары чаң суга башлый. Фатир ишеге бикле була. Берникадәр вакыт узгач кына ишекне ватып ачарга карар кылалар.

Күршеләре сүзләренчә, бу ишек артында еш кына җәнҗал тавышлары ишетелә. «Мин тавышлар ишеттем, бер ир-ат нидер кычкыра иде. Сүгенгәнен ишеттем. „Ни шайтаныма, ни шайтаныма?“ дип кабатлады. Бер кырык минут чамасы акырды», — дип сөйли бер күрше.

Бер яшьлек Ева әнисенең мәете яныннан бер дә китми. Ул ашамаган, эчмәгән. Ябыгып беткән баланы хастаханәгә озатканнар.

Мәрхүмә хатынның мәетендә имгәнгән урыннар да булуы ачыкланган.

Башлангыч версия буенча, бу хатын йөрәк авыруыннан вафат булган. Аңа күптән түгел генә операция ясаган булганнар.

Хатын белән бергә яши торган ир-ат тикшерүчеләр белән аралашкан. Ул сөйгәненең үлгәнен белми дә калган. Бу ир-ат өч көн исерек булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар