Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер яшьлек бала берничә көн әнисенең мәете белән яшәгән

Хәзер сабый үзе дә авыр хәлдә, аның гомере өчен табиблар көрәшә.

news_top_970_100
Бер яшьлек бала берничә көн әнисенең мәете белән яшәгән
https://pixabay.com

Мәскәүдә фатирда бер яшьлек баласы белән генә яшәүче хатын вафат булган. Аннары берничә көн буена бала әнисенең мәете янында ялгызы гына торган, сабый чак кына исән калган. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Хәзер кыз бала бик авыр хәлдә, аны хастаханәгә озатканнар. Баланың гомере өчен табиблар көрәшә.

Аның анасының үлеме сәбәпләрен белгечләр ачыклый. Мәскәүдә бала хокуклары буенча вәкил әлеге эшне контрольгә алган.

«Хәзер кыз бала хастаханәдә, ул авыр хәлдә, аның табиблар дәвалый. Мин хокук саклау органнары, социаль хезмәтләр белән элемтәдә торам», — дигән балалар омбудсмены Ольга Ярославская.

Омбудсмен сүзләренчә, сабыйның туганнары бар. Дәваланып терелгәч, аны тәрбияләүче билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйга турында 21 мартта кич белән билгеле була. Баланың әбисе — Мәскәүдә яшәүче 68 яшьлек хатын кызы белән элемтәгә чыга алмаган һәм фатирга килгән. Фатирга кергәч, ул кызының мәетен тапкан. Мәет янында бала манежы була. Сабый манежда утыра. Бәхеткә ул исән, тик сусаудан интегеп беткән.

Мәрхүмә хатынның олырак балалары да булуы билгеле. Кече кызын ул ялгызы тәрбияли. Моңа кадәр дә опека органнары бу гаиләгә игътибар иткән булган инде. Аны спиртлы эчемлекләр эчкән һәм баласын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен хисапка куйганнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100