Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер ясалма әйбере юк» – Фирдүс Тямаевның хатынын мактаганнар

news_top_970_100
«Бер ясалма әйбере юк» – Фирдүс Тямаевның хатынын мактаганнар
"Татар-информ" архивы

ВКонтакте төркемендәге «Подслушано Тат-Шоубиз» төркемендә җырчы Фирдүс Тямаевның хатыны белән төшкән фотосурәтен куеп: «Атказанган артистлар хәтта өйдә төшкән фоторәсемнәрен дә  фотошоп аша үткәрә, ә Резедушка Әхмәтвәлиева чын тормышта ничек – шулай күренә», – дип язып куйганнар. 

Фотода, әлбәттә инде, Резеда бер тамчы да бизәнмәгән, таш курчакка охшамаган, нәкъ үзе елмаеп тора. Бүгенге эстрада җырчыларыныкы кебек иреннәре, кашлары, керфекләре дә ясалма түгел. Тамашачы да Резеданың шушы тыйнаклыгын, бизәнмичә йөрүен хөрмәт итә икән. Һәрхәлдә, коммментарийлар буенча шулай дип уйларга урын бар.  

«Молодец, Резеда, ничек бар – шулай, гади генә. Бик акыллы. Бәхетле тормышта, тигезлектә яшәгез», «Шундый булганың өчен каравы да рәхәт», «Резеда үзенең тыйнаклыгы, табигый матурлыгы белән барлык җырчылардан аерылып тора. Аңа хатын-кыз бәхете, тигезлектә, шатлыкта яшәвен телибез», «Тямай хатыннан уңган. Ничек бар, шулай»,  «Резеда, сине шундый чын хатын-кыз булганың өчен яратабыз! Бер ясалма әйбере юк», – дип үтереп мактаганнар аны. Бер генә тискәре комментарий да күрмәссең. Фирдүскә чынлап та «повезло», ахры. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 апрель 2022
    Исемсез
    ГАДИ ЧЫН МАТУРЛЫККА ЖИТЭМЕ СОН. ЭЛБЭТТЭ БЭХЕТТЭ МАТУРЛЫЙ ЭДЭМ БАЛАСЫН.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100