news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер хатынның ике күз алмасын чыгарганнар, бер колагын кискәннәр, ире клиник үлем хәлендә

news_top

Мәскәү үзәгендә ике күз алмасы һәм бер колагы булмаган хатын мәете табылган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Вакыйга 28 майда була. 112 номерына 40 яшьлек ир-ат шалтырата, ул хатыны үлүен әйтә.

Урынга килгән табиблар 41 яшьлек хатын-кыз мәетен таба. Ул диванда ята. Мәетнең чери башлавы күренә, аның күз алмалары һәм бер колагы булмый.

Тикшерү эшләре башланган. Ир-атны полициягә күрсәтмә бирер өчен алып килгәннәр. Аннары аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтергә туры килгән. Ир-атны реанимациягә салганнар, ул клиник үлем халәтендә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар