Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын-кызның бавырында бала үсә башлаган, яралгыны бавыр белән кисеп алганнар

news_top_970_100
Бер хатын-кызның бавырында бала үсә башлаган, яралгыны бавыр белән кисеп алганнар
freepik.com

Мәскәүдә табиблар эче авыртып интеккән хатын-кызның бавырында эмбрион тапкан. Бу хакта gubdaily.ru сайты яза.

Башкаланың Сәламәтлек департаменты хәбәр иткәнчә, хатын-кыз, үзен начар хис итүгә зарланып, Кончаловский исемендәге шәһәр клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. УЗИдан караганда, аналыкта урнашмаган йөклеклек булуга шикләнәләр. Хатын-кызның хорионик гонадотропин гормоны күп була. Бу – күкәй күзәнәк аталанганнан соң алтынчы көннән сигезенче көнгә кадәр бүленеп чыга торган гормон.

Табиблар ашыгыч рәвештә лапароскопия ясарга карар итә. Аналыкта урнашмаган йөклелек аркасында, аның эчендә кан киткән була. Табиблар ачыклаганча, өчкә өч сантиметр зурлыктагы эмбрион хатын-кызның бавырында урнашкан һәм шуның аркасында эчке органы ярылган була. Кешеләрдә мондый йөклелек сирәк очрый торган күренеш санала.

Хастаханә баш табибының акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары Элен Вартанян аңлатканча, аналык тышындагы йөклелек еш кына фаллоп көпшәләрендә формалаша башлый. Әмма аның корсак куышлыгындагы һәм очадагы башка органнарга берегеп үсә башлаган очраклары да була.

«Безнең пациентныкы кебек бавырда булган йөклелек – гадәттән тыш сирәк очрый торган патология», – диде табиб.

Бу очракта эмбрионны саклап калу мөмкин түгел, чөнки ул 5-7 атна срокта бик нечкә капиллярлар белән каплана, бу очракта алар пациентканың бавырына берегеп үскән. Аларны зарарлау хатын-кызның гомеренә куркыныч тудырган булыр иде. Шулай ук, хирурглар эмбрионның сидек куыгына да берегеп үскәнен ачыклаган, шуңа күрә аны бу патология белән зарарланган бавырның бер өлеше белән алганнар. Операция уңышлы узган, өзлегүләр булмаган. Пациентны 8нче көнне хастаханәдән чыгарганнар.

Хәзерге вакытта хатын-кызның репродуктив сәламәтлеге тәртиптә, диелә. Киләчәктә ул балага узып, сау-сәламәт бала таба ала. Әмма, кабат балага узар алдыннан, аңа башта җентекле тикшерү һәм белгечләрдә консультация узарга туры киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100