Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын, ирен әсирлектән азат итәр өчен, «офицер» белән йоклаган

Кара елан ялган фаш ителергә сәбәпче була.

news_top_970_100
Бер хатын, ирен әсирлектән азат итәр өчен, «офицер» белән йоклаган
Baza Телеграм-каналы

Бер хатын, ирен әсирлектән азат итәр өчен, башка ир-ат белән йоклаган. Тик бу ялган ир-атны кара елан чаккач фаш була, дип яза Baza «Телеграм» каналы.

Бу сәер тарих Марина (исеме үзгәртелгән) һәм Сергей танышкач башлана. Марина – 3 бала әнисе һәм хәрби ир-ат хатыны, аның ире Украинада әсирлеккә төшкән. Сергей белән аны дус хатыны таныштыра. Ир-ат үзен офицер дип әйтә, Маринаның әсирлектәге ире турында тыңлый, булышырга вәгъдә итә. Янәсе, аның элемтәләре күп һәм ул аны азат итүне оештыра ала. Моның өчен 50 мең сум акча (Сергей моны «вертолетка» дип аңлата) һәм бер тапкыр секс белән шөгыльләнү кирәк булачак икән.

Марина яңа танышына 40 мең сум акча бирә (калганын Сергей «үзем өстәп бетерәм, мин – бай кеше» дип әйтә), ләкин интим якынлыкка озак кына карыша. Марина сүзләренчә, шуннан соң Сергей аны көч кулланып ала. Ирен азат итүгә өметләнгән Марина каршылык күрсәтмәскә була. Аннан соң күпмедер вакыт ул Сергей белән аралашып тора. Ләкин уйламаганда бәла килеп чыга – Сергейны кара елан чага.

Ир-ат реанимациягә эләгә, ә Марина аның туганнары белән элемтәгә чыга. Һәм шунда барысы да ачыклана да инде: бактың исә, Сергейның бернинди дә элемтәләре булмый һәм әсирне азат итүдә берничек тә булыша алмый икән. Бу ялган билгеле булгач, Марина полициягә гариза яза. Ул Сергейны үзен көчләүдә гаепли, ә Сергей аңа янаулы хәбәрләр язып ята.

Бу хәлләрдән соң полиция тикшерү башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100