Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызык хәл: Рената туйдан соң балачагында иренең беренче туенда булганын белгән

news_top_970_100
Кызык хәл: Рената туйдан соң балачагында иренең беренче туенда булганын белгән

Индонезиядә яшәүче хатын балачагында булачак иренең туенда булган, тик бу турыда оныткан һәм көтмәгәндә белгән. Бу хакта «South China Morning Post» басмасы яза, дип хәбәр итә «Лента.Ру».

24 яшьлек Рената Фадеаның ире үзеннән 38 яшькә олырак, Рената – ирнең өченче хатыны. Берсендә Рената иренең икенче туендагы фотоларны карап утырганда, фотода үзен таный. Рената 9 яшендә ерак туганының туенда булган, һәм киләчәктә ул аның ире дә була.

Рената 2009 елда булган бу туй көне турында да, андагы кияү белән кәләш турында да бөтенләй оныткан. Ул булачак ирен яңадан бары тик 2019 елда гына очрата, өстәвенә, бу вакытта ир инде аерылган була. Алар бер-берсенә гашыйк була, 2023 елда өйләнешәләр, һәм уллары туа. Яшь аермасына да карамастан, Рената 62 яшьлек ирен, ихлас яратам, дип ышандыра.

Бу үзенчәлекле тарих турында Рената «TikTok»та сөйләгән. Булачак ире белән онытылган очрашу турында видео 7 миллионнан артык карау җыйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100