Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хәрби кеше Белгород өлкәсендә ут ачкан һәм качкан

Утны элек талау өчен хөкем ителгән Чабаксар контрактчысы ачткан. Телеграмм-каналлар мәгълүматлары буенча, ул 3 кешегә аткан. Грайворонск районы башлыгы, гражданнар арасында зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итте.

news_top_970_100
Бер хәрби кеше Белгород өлкәсендә ут ачкан һәм качкан
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Белгород өлкәсендә бер хәрби хезмәткәр хәрби частьтә утлы коралдан аткан һәм качып киткән, дип хәбәр итә RT каналына сылтама белән РБК порталы. «Baza» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, ир-ат ике хезмәттәшен атып үтергән һәм берсен яралаган. «Shot» порталы һәлак булганнар һәм яраланучылар барлыгы турында яза. Грайворонск районы башлыгы Геннадий Бондарев RT каналына гражданнар арасында зыян күрүчеләр булмавын әйткән.

Башта, һөҗүм итүче утлы корал – Калашников пулеметын үзе белән алып киткән, дип фаразланылган, ләкин соңрак коралны вакыйга булган урыннан ерак түгел тапканнар. Районнарның берсендә «Перехват» планы игълан ителгән.

Телеграмм-каналлар мондый мәгълүмат тараткан: утлы коралдан аткан кеше 1995 елда туган рядовой Алексей Журавлев булырга мөмкин. Аның дусты «RT» каналына Алексейның 2023 елда контракт буенча хезмәт итәргә киткәнен хәбәр иткән. Алексей Журавлев Чабаксарда туган, 2012 елда аны талау өчен хөкем иткәннәр, дип хәбәр итә телеканал.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Белгород өлкәсе буенча матбугат хезмәтендә «РБК» порталына Оборона министрлыгына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткәннәр. «РБК» порталы Россия Оборона министрлыгына мөрәҗәгать җибәргән, Белгород өлкәсе хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә шәрехләүне сорап, мөрәҗәгать иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100