«Бер уч туфракны әтинең аяк очына салдык» – партизан Фәретдин тарихы дәвам итә

Берничә ай элек Алексеевск районының Кыр Шонталасы авыл советына Белоруссия республикасы Брест өлкәсе Иваново районы Мохрово урта мәктәбенең эзләнү отрядыннан Бөек Ватан сугышы чоры партизаны Фәретдин Нуретдинов турында мәгълүмат табылуы һәм бу уңайдан туганнарын эзләү хакында хат килеп төшкән иде. Беренче чиратта бу кешенең кем икәнлеген белергә кирәк иде, һәм аның, чыннан да, безнең авыл кешесе булуы ачыкланды.
Авылда якын туганнары калмаган булуы гына борчылдырды. Ә бу исә, нәкъ шул кеше икәнлеген раслау максатыннан, партизан җирләнгән урынга бару өчен мөһим иде. Һәм ни хикмәт – партизан Фәретдиннең исемен әбиләре авызыннан ишетеп калган мәрхәмәтле туганнары табылып, бу эшкә алынды. Изге нияттән башкарылган сәфәр ияләренә «афәрин» диясе генә калды.
«Менә бит, әби сүзе колакка кереп калгач, күңелне айкады инде бу партизан Фәретдин вакыйгасы»
Алар өч бертуган: Гөлфия, Вәсимә, Фәргать Миңнехановлар. Алексеевск районының Кыр Шонталасында туып-үсеп, хәзер өчесе дә Казанда яши. Авылдагы нигезләрен дә саклыйлар.
«Авылыбыз тарихын өйрәнүче техник фәннәр кандидаты, Казан медицина университеты доценты Галим Гыйлметдин улы Хисамиев хезмәтләреннән чыгып, безнең шәҗәрәгә күз салсак, әтиебез яклап Галим бабабызның 4 улы, 1 кызы була. Кызы Бибисаҗидәсен Юеш Көрнәле авылына кияүгә бирәләр. Авылларда ул чорда ниндидер чир чыгып, бик күп кеше үлә. Бибисаҗидә дә гүр иясе була. Аның 2 кыз баласы гына исән кала, гәрчә гаилә күп балалы булса да. Инде болары да үлеп китә күрмәсен дип, кызыннан ятим калган шушы 2 баланы Галим бабай безнең авылга, үз йортына алып кайта. Озакламый ул кызларның да олысы вафат була.
Шулай итеп, безнең булачак әбиебез Гайния генә исән калып, шушы Галим бабай йортында аның улы Нуретдин гаиләсендә үсә. Гаиләдә апасы Сәрбиҗамал һәм 3сеңелесе белән Фәретдин дә була. Әби аны искә алгалап сөйли иде. Исеме шулай колакка кереп калган. Авылыбызда югары очта яшәп гомер кичергән апасы Сәрбиҗамал әби дә безгә килә иде. Менә бит, әби сүзе колакка кереп калгач, күңелне айкады инде бу партизан Фәретдин вакыйгасы. Тыныч кала алмадык», – дип сөйли Гөлфия.
Гайния әби канаты астында үскән бу туганнар, Тәлгать абый белән Әлфия апа балалары, партизан Фәретдин Галимовның (1940 елны Кызыл Армия сафларына алына һәм шуннан Бөек Ватан сугышына керә. Әсирлеккә эләгеп, немецлар тарафыннан төзелгән Идел-Урал батальонында булып, Белоруссия партизаннары ягына чыккан. Фамилиясе, Нуретдинов дип, әтисе исеме белән язылган булган) шәҗәрәләр, истәлекләр аша әнә шулай үзләренә туган кеше булуын ачыклыйлар.
Алай гына да түгел, апасы белән энесенең хәер-фатихасын алып, Вәсимә Белоруссиягә, туганнары каберенә барырга карар кыла. Мең ярым чакрым юл үтеп... Август ае башында изге ният башкарылып та куя. Сәяхәткә юлдаш булып якташ дус кызы (күрше авыл Яуширмәдән) Лилия Низамова да бик теләп кушыла. Менә без Белоруссия конфетлары белән тәмләп чәйләгәндә сәяхәт тарихын барлыйбыз.
«Китаптан, дәреслекләрдән уку – бер хәл, монда бөтенләй икенче атмосфера»
«Барырга карар кылгач, Мохрово авыл советына хат юлладык. Безне шатланып көтүләрен әйтеп язган җавап хатны алгач, җыенып, юлга кузгалдык. Башта Белоруссия башкаласы Минскига бардык. Аннан Брестка киттек. Бресттан Иваново районына 150 чакрым, анда автобус белән бардык. Безне район хакимияте башлыгы, авыл советы рәисе, музей җитәкчесе һәм район газетасы хәбәрчесе каршы алды. Татарстанны беләләр, татарларны кара-кучкылрак халык дип уйлаганнар. Зәңгәр күзле, аксыл йөзле кызларны күреп гаҗәпләнделәр. Безнең өчен хәләл ризык әзерләгәннәр. Безне Мохрово авыл советы рәисе Иван Иванович Кунаховец һәм аның җәмәгате – музей җитәкчесе Ирина Мифодьевна шушы җирлек белән көне буе таныштырып, барын да күрсәтеп йөрделәр.
«Мохрово урта мәктәбендә «Тарих-туган якны өйрәнү музеенда», «Карасино» Пинск партизан бригадасы штабы урнашкан урында ясалган ачык һавадагы «Партизан даны» мемориаль комплексында, Алексей Кузьмич (җирле рәссам) картиналар галереясында булдык», – дип сөйләде кызлар.
«Иң дулкынландырган мизгелләр шушында барган бәрелешләр турында тыңлаганда, ул урыннарны үз күзләребез белән күргәндә булгандыр. Бик көчле бәрелешләр 1944 елның язында була. Сугыш Днепр-Буг каналын саклау өчен алып барыла. Немецлар суны кичеп, партизан отрядларын тар-мар итеп, Украинадагы частьләре белән берләшергә омтылалар. Бу максаттан партизаннарга каршы венгр хәрбиләре, власовчылар җәлеп ителә. Дошманга каршы тору максатыннан партизаннар 50 чакрымга сузылган фронт линиясе буенча окоплар казыйлар, дзотлар төзиләр, партизан отрядларын тулыландыралар. Көн-төн биредә каты сугыш бара.
Китаптан, дәреслекләрдән уку – бер хәл, монда бөтенләй икенче атмосфера. Белоруссиядә партизан отрядларының бик зур һөҗүмнәр оештырып, поезд составлары рельсларын эштән чыгарып, немецларның зур фронт операцияләрен өзүләре турында музейда да шактый язмалар тупланган. Партизаннар немец гарнизоннарына, полиция участокларына һөҗүм итәннәр, машиналарын, хәтта эшелоннарны шартлатканнар. Шунысын әйтергә кирәк – вакытлы матбугатта чыккан ул материалларны үзләре шунда катнашкан кешеләр, кайберләрен аларның балалары язып калдырган.
Ул чактагы яшүсмер партизан Василий Литвинчук та үз язмасында боларны ачык тасвирлый. Партизаннарның Пинск берләшмәсендәге Лазо, Калинин, Шиша, Суворов исемендәге һәм башка партизан отрядларында яшүсмерләр дә, хатын-кызлар да шактый була. Исән калганнарының истәлекләрен якташлары туплап калган. Шуларга бәйле бик күп фактлар ачыклана. Ул язмаларны тетрәнеп укыйсың. Днепр-Буг каналы оборонасын 40 көн тота партизаннар. Дошман авиация, үзйөрешле орудиеләр, минометлар куллана башлый. Көн-төн сугышканнан соң, партизаннар чигенергә мәҗбүр була. Чигенүне тәэмин итү өчен, аерым төркемнәр дошманга каршы сугышуны дәвам итәләр.
Алар арасында безнең Нуретдинов Фәретдин абый отделениесе дә була. Аларның төркеме Глинно-Смольники су кичүен саклаучы дзотка урнаша. Бомба, миналар шартлап, дзоттагы пулеметлары эштән чыга. Шулай да, партизаннар автоматлардан, винтовкалардан дошманга ут яудыра. Биредә исән калган 2 партизан соңыннан ничек итеп дзоттан ату тавышлары тынуын, авыр яраланган командирларының дзоттан чыгып, соңгы пулясына кадәр дошманга яудырганнан соң, граната кочаклап йөзтүбән ятуын, камап алган фашистлар белән үзен шартлатуын, отделениенең һәлак булуын башка партизаннарга сөйләп бирәләр.
Бу хакта безгә музей директоры сөйләде. Партизаннар шул төндә дзоттан иптәшләренең үле гәүдәләрен алып чыгалар һәм тиз арада Стромец һәм Залядынье хуторлары арасындагы урманда (дзоттан 3 км ераклыкта) җирлиләр. Ике кабергә дүртәр гәүдә салалар. Аларның берсендә ВЛКСМ әгъзасы, 25 яшьлек Фәретдин Нуретдинов гәүдәсе дә җиргә иңдерелә. Бу хәл 1944 елның 26 мартында була. «Без ул җирләргә чәчәкләр салдык», – дип сөйләде кызлар.
«Фәретдин абый һәм аның сугышчан дуслары җирләнгән җирдән туфрак алып кайттык»
«Безнең бурыч – аларның исемнәрен мәңгеләштерү. Шушы җирдә барган каты сугышларда «Карасино» Пинск партизан бригадасыннан булган 8 сугышчының 5сенең исемнәре расланып, һәйкәлгә язылды. Тагын 3 кеше – коми-пермяк Радостев, татар Нурдиев (Нуретдинов), карачайлы Гучаев буенча эш алып барыла. Менә татар Нуретдиновның туганнары табылып, бирегә килүләре – безнең өчен зур дәлил. Белорусь Оборона министрлыгына гариза җибәрәбез, ул да исемлеккә кертелеп, һәйкәлгә исеме язылачак. Сез бирегә килеп зур намус эше башкардыгыз. Мондый очрашулар – тарихи хәтерне саклауның мөһим өлеше. Без сезгә – Нуретдинов туганнарына – шушы визитыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Без киләчәгебез өчен көрәшүчеләрнең батырлыгын хөрмәт итәбез. Ә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны мәңгеләштерү буенча эзләнү эшләре дәвам итә! Белоруссия хәтерли! Без хәтерлибез!» – дип озаттылар безне Белоруссия җиреннән. Билгеле, бик дулкынландырды», – дип сөйли Вәсимә.
«Без Фәретдин абый һәм аның сугышчан дуслары җирләнгән җирдән туфрак алып кайттык. Авылыбыз имамы Айрат Камалов зиратта Коръән аятьләрен укып, Фәретдин абый һәм әти-әниебез, әби-бабаларыбыз рухына багышлады. Әтиебез Тәлгать кабере янында дога кылып, туфракны, ир туганы дип, әтинең аяк очына салдык. Насыйп булса, һәйкәлгә исеме уелып язылгач (безне чакырырга вәгъдә иттеләр) партизан абыебыз каберен тагын бер кат зиярәт кылырбыз».

Вәсимә Миңнеханова һәм авыл имамы Айрат Камалов авыл зиратында.
***
«Татарстаннан герой-партизанның туганнары Белоруссиядә булды. Ивановск районына Днепровск-Буг каналында һәлак булган партизан Нуретдинов Фәретдин Нуретдин улының туганнары килде. Алар дзотны саклаучыларның батырларча һәлак булган урынында булдылар һәм аларны Ф.Н. Нуретдиновның җәсәде булган дип фаразланган 273 нче хәрби каберлек янында (Стромец һәм Залядынье авыллары арасындагы урман массивында ) искә алдылар», – дип язып чыга Брест өлкәсенең Иваново районы газетасы кунаклар киткәч.
«Халкыбыз каһарманнары истәлеген саклаган өчен, белорус дусларыбызга зур рәхмәт»
«Әлеге сәяхәткә дустым Вәсимәгә бик теләп кызыксынып кушылдым. Гимназиядә 2 дистә елдан артык тарих дәресләре алып баргач, бу – миңа укучыларым алдында чыгыш ясар өчен дә тере, чын материал иде. Бигрәк тә быел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткән вакытта, – ди Казандагы 13 нче гимназиянең тарих, җәмгыять белеме укытучысы Лилия Габделхәлим кызы Низамова. – Үзем өчен дә күп нәрсә ачтым. Татар халкы өчен горурланып, милләтләр дуслыгына сөенеп кайттык. Мохрово мәктәбе һәм тирә-як авыллардагы уку йортлары укучылары өчен ачык һавада дәрес үткәрергә искиткеч бай тарихи мәгълүматлы әзер урын биредә.
Партизаннар урнашкан дзот урыны, землянка, мәгълүмат тупланган стендлар – болар бар да балалар күңелендә уелып кала. Мин дә укучыларыма әлеге урыннан фоторәсемнәрне, видеоязмаларны күрсәтеп, сугышның нинди афәт икәнен, күпме кайгы-хәсрәт китерүен, бүгенге матур тормыш өчен күпме кан коелуын аңлатам. Күпме еллар узса да Фәретдин абый кебек милләтебезнең батыр уллары эзсез югалмый, хәтер сакта. Халкыбыз каһарманнары истәлеген саклаган өчен белорус дусларыбызга зур рәхмәт», – диде.
Әйе, еллар узса да батырлык эзсез югалмый. Партизан Фәретдин язмышы моңа ачык дәлил – 80 елдан соң туган җиргә исеме әйләнеп кайткан якташыбыз белән горурланабыз.
Фотолар Вәсимә Миңнеханованың шәхси архивыннан.