Биология фәннәре кандидаты, Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты Рая Зарипова тупылның файдасы һәм зыяны турында сөйләгән. Бу хакта «Челнинские известия» сайты яза.
«Беренче карашка, тупыл мамыгы бик күп уңайсызлыклар тудыра кебек: ул ишегалларына җыела, фатирларга очып керә, янгын куркынычы китереп чыгара. Әмма тупыл мамыгы үзе шәһәр мохите өчен сизелерлек зыян салмый», – дигән ул.
Аллерген мамыкта түгел, ә үсемлекләрнең серкәсендә һәм яфракларында була. Нәкъ шуңа күрә белгечләр шәһәрдә тупылларның бары тик ата төрләрен генә утыртырга яки калдырырга киңәш итә – алар мамык чыгармый һәм шуңа күрә аллергияләрне дә кискенләштерми.
Шәһәр өчен тупылның файдасы – бәхәссез. Бу агачлар мегополисларның «үпкәсе»: бер тупыл тәүлегенә 8 юкә, 6 имән, 5 өрәңге яки 13 чыршы чыгарган кадәр кислород бүлеп чыгара, агач сәгатенә 40 кг углекислый газ йота. Бер сезон эчендә тупыл якынча 20-40 кг тузан һәм сөрем тоткарлап кала ала. Димәк, тупыллар бик нәтиҗәле табигый фильтр булып тора, алар югары транспорт һәм сәнәгать йөкләнеше булган шәһәрләрдә һава сыйфатын яхшырта.