news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер төркем татар блогерлары Таиландка Элвин Грей концертына киткән

news_top
Бер төркем татар блогерлары Таиландка Элвин Грей концертына киткән
Фото: социаль челтәр

Бүген Радик Юльякшин (Эльвин Грей) Таиландның Пхукет провинциясендә концерт куя. Бер төркем Татарстан һәм Башкортстан блогерлары концертка киткән. Алар җырчыга дигән чәчәк бәйләмен дә Уфадан алган. Блогерлар арасында Уфадан Эльвина Галләмова (Галәм), Актаныштан Юлия Нәбиева да бар.

Алар аэропортта ук, Радик Юльякшинның җыры дип, «Уфтанма»ны җырлый. «Бу җыр Салаватныкы», «Бу җырны гомер буе Салават җырлый», «Радик Юльякшинның җыры түгел, ул аны кабатлап кына җырлый», – дип, комментарийларда халык ризасызлык белдергән.

Блогерлар исән-сау барып җиткән, Элвин Грейны эзләп тапканнар. Барысы бергәләп башкаларны да концертка чакыралар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 18 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Тулэсэгез барабыыыз ,,,,,,рэхэтлэнееп
  • 17 гыйнвар 2024
    Сирень
    Уф, тапканнар жырчы
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар