Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер төн эчендә 1-2 килограммга ябыгып буламы?

news_top_970_100

Табиб-реабилитолог Сергей Агапкин, 1 төн эчендә генә ябыгып булмый, диде. Бу хакта ул «Россия-1» телеканалында «О самом главном» тапшыруында әйтте, дип яза «Лента.Ру» сайты.

Аңа бер тамашачы ханым «ничек итеп 1 төн эчендә 1-2 килограммнан котылып була» дигән сорау биргән.

«Бернинди физик йөкләнеш тә, клизмалар, БАДлар да бер кичтә 1-2 килограмм май катламыннан котылырга ирек бирми», – диде табиб.

Табиб сүзләренчә, төрле препаратларның эчне сыегайта һәм сидек кудыра торган үзлекләре аркасында гына берничә килограмм югалтып була. Әмма, моңа карап кына, гәүдә күләмнәре үзгәрми.

Агапкин әйткәнчә, гәүдә авырлыгын һәрдаим күзәтеп торырга кирәк.

«Әгәр ябыгырга телисез икән, кабул иткәнгә караганда күбрәк сарыф итәргә тиеш. Табигать башка чаралар уйлап тапмаган», – дип йомгаклаган табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100