«Бер төлке дөньясы»: пышылдап сөйләгән әкият
Кичә ЦУМда (Уникаль осталык үзәгендә) интерциплинар художник Римма Бассариеваның «Бер төлке дөньясы» ябык арт-күргәзмәсе узды. Бүгенге көннән башлап ул һәркемгә ачык.
«Мин татар мәдәниятен француз призмасы аша катнаштырдым»
Римма Бассариева - интерциплинар художник. Ул 10 ел Парижда яши һәм эшләрен алып бара. Шулай да үзенең туган ягын, телен һәм мирасын онытмый. «Мин үземне татар мәдәнияте белән тиңләштерәм», - дип әйтә ул.

Римма, ни өчен нәкъ менә төлке образына мөрәҗәгать иттегез?
Миңа бу темага ниндидер образлар аша әйләнеп кайту мөһим һәм татар үзенчәлегенә яңа сулыш бирергә телим. Төлке минем тотем хайваным, без бик охшаган. Әсәрдәге төлке - ул мин. Мин бала чактан ук бу персонажны яратам һәм ул минем өчен кызыклы күренә,гадәттә хәйләкәр булса да, гадел.

Китап идеясе ничек туды, аның нигезендә нәрсә ятты?
Китап идеясе тиз генә тумады, китап өчен референс булып татар халык әкиятләре булды, аннары мин бер Кытай язучысының романы белән таныштым, анда да шулай ук төлке образы нигездә иде.
Китап форма ала башлагач, мәгърифәт чорында эшләнгән француз китаплары илһамландырды. Мин алар белән музейда таныштым, алар бердәнбер экземплярда иде, эстетикасы да минем күңелемә кереп калды. Мин татар мәдәниятен француз призмасы аша катнаштырдым. Шулай ук Франциядә урта гасырлардан төлке турында аноним роман сакланып калган, ул да нигезгә салынды, - диде Римма Бассариева.

Элина Табакчи - Казанның тарихи бистәләрен үстерү дирекциясе җитәкчесе, «Бер төлке дөньясы» халыкара күргәзмәсенең Казан этабын оештыруда катнашучы, продюсер:

Иртәгәдән Цумда күргәзмә ачыла, ул киң мәдәни программа белән озатыла: күргәзмәләр, рәссамнарның, сәнгать эшлеклеләренең мастер-класслары була. Керү теркәлү буенча бушлай.
Бүгенге күргәзмә мәдәниятара багланышны гәүдәләндерә, республикадан читтә мәдәниятебезнең бетмәс-төкәнмәс кызыксынуын күрсәтә. Татар көченең бернинди чикләргә дә буйсынмавы турында сөйләшү бара.
Партнерларыбызга, иганәчеләребезгә һәм меценатларыбызга аерым рәхмәт әйтәсебез килә. Бу халыкара проектның попечителе Рөстәм Миргалимов, Хәйруллиннар гаиләсе, шулай ук безнең партнерларыбыз Альянс Францес, - диде ул.

«Франциядә яшәүче рәссамның җентекләп эшкәртелгән татар мәдәниятен алып килүе сөендерә»
Элара Шайхи «БЮРО БАНУ» Казан кием-салым һәм аксессуарлар бренды нигез салучысы да күргәзмә турында үзенең фикерен әйтте:

Безнең тамырларыбыз булган, Франциядә яшәүче рәссамның нәкъ менә җентекләп эшкәртелгән татар мәдәниятен алып килүе сөендерә. Татар детальләре аша миниатюраларда Римма табигатенең нечкәлеге укыла. Бу картиналар шактый нейтраль табигый төсләрне файдалана, ләкин моның фонында һәр җирдә төлке күзләре ачык чагыла, һәм, мөгаен, аның аша без бүгенге дөньяны Римма күзләре белән күрергә һәм аңларга тиешбездер. Чыннан да, без традиция турында сөйләгәндә, тынлык турында сөйлибез, аның турында кычкырырга ярамый, Римма шулай ук бу әкиятне пышылдап сөйли, - диде ул.

«Күргәзмәгә елдан артык әзерләнгәндә, Европада татар, Идел буе мәдәниятен үстерүнең мөһимлеген һәм кыйммәтен аңладым»
Шамил Курамшин Халыкара проект продюсеры Римма белән танышулары һәм проект барышын сөйләп китте.

Римма белән Парижда таныштык, чөнки икебез дә татар, ул үз идеясе турында сөйләде һәм тиздән эшне алып бара башладык. Бу шактый катлаулы процесс һәм аерым ярдәм таләп итте, шуңа күрә мин аңа ел дәвамында барлык этапларда да ярдәм иттем. Париж күргәзмәсен оештыру белән беррәттән эш алып барылды. Казанда рәсемнәр һәм иллюстарциялар күбрәк булды, ә Парижда китап турында мәгълүмат киңрәк иле. Алга таба без чикләнгән версия чыгарабыз, ул мең данәдән торыр дип өметләнәбез. Мин бу күргәзмәгә елдан артык әзерләнгәндә, Европада татар, Идел буе мәдәниятен үстерүнең мөһимлеген һәм кыйммәтен аңладым, алда да мондый проектлар булыр дип өметләнәм.
Безгә сәнгать ул - скульптура, арт-объектлар һәм рәсем сәнгате кебек тоела. Бүген без Римма иҗаты ике мәдәниятнең тоташуында дип әйтәбез. Күргәзмә өчен сәбәпне ул үзе булдырган һәм шуның аша бүгенге дөньяда таяну нокталарын эзләп тапкан арт-объект буларак басма булды, - диде ул.
Диләрә Нургалиева