news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер тешләүдә алты кеше үтерерлек агу чыгаручы елан турист чемоданына кереп яткан

Сары кобра туристның куртка җиңендә булган.

news_top
Бер тешләүдә алты кеше үтерерлек агу чыгаручы елан турист чемоданына кереп яткан

Яңа елны Кейптаун шәһәрендә каршылаган турист кыз чемоданына Африкадагы иң агулы еланнарның берсе — зур кобра кереп яткан. Агулы елан туристның куртка җиңендә булган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Турист чемоданын 2 гыйнварда тутырган. Шул ук көнне ул самолетка утырып китәргә тиеш булган. Кыз джинс курткасын сала башлагач, аннан елан шуып төшкән. Сары кобра чемодан артына качып киткән. Кыз аны видеога төшереп алган.

Коты алынган кыз администратор янына барган. Ул еланнарны тота торган махсус кешеләрне чакырткан.

Соңгы вакытта кобраларның әлеге төре йортларга еш керә башлаган. Корылык булганга күрә, континенттагы иң куркыныч еланнарның берсе су эзләп кешеләр яши торган йортларга килә икән.

  • Әлеге елан бер тапкыр тешләгәндә алты кешене үтерергә җитәрлек агу чыгара. Бу агуда нейротоксиннар бик зур күләмдә була. Алар мизгел эчендә кешенең нерв системасын җимерә — мускуллар параличлана, еланның корбаны сулыш ала алмыйча һәлак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар