Бер тәүлектә хәл ителмәячәк: Трампның Украинадагы конфликт турында әйткән сүзләре үзгәрде
АКШның сайланган президенты Трампның Украинадагы конфликт турында әйткән сүзләре хәзер сизелерлек үзгәрде. Аның сайлауларда җиңүдән соң ук әйткән сүзләре һәм аның хәзер сөйләгәннәре арасындагы аерма бик зур. Президентлыкның беренче 24 сәгатендә конфликтны туктату – артык амбициоз бурыч, әмма сәясәтче моның булып чыгачагын кат-кат кабатлады.
Конфликтны 21 гыйнварда тәмамлау өчен инаугурациягә кадәр зур әзерлек эше кирәк булыр иде. Хәзер Трамп, мөһим халыкара очрашуларны рәсми рәвештә вазыйфага керешкәнче уздыру «урынсыз», дип белдерә. Шулай итеп, хәзер ул куелган бурычын ярты елда башкарып чыгарга җыена.
Гыйнвар башында Киевка АКШның булачак Украина буенча махсус илчесе Кит Келлог килергә тиеш иде. Әмма ул кинәт кенә сәфәрен Трамп инаугурациясенә кадәр кичектерде.
Сайланган президент командасында Трампның Украина буенча конкрет планы булмавын таныйлар. Келлог фикеренчә, Мәскәү һәм Вашингтон якын киләчәктә килешүгә киләчәк, ә конфликт үзе 100 көндә, ягъни 30 апрельгә кадәр хәл ителәчәк. Ул, Джо Байденның Владимир Путин белән әңгәмә алып барудан баш тартуы хата булган, дип саный.
«Трамп Путинга яки Россия кешеләренә нәрсәдер бирергә тырышмый. Чынлыкта ул Украинаны һәм аның суверенитетын коткарырга тели», – ди Келлог. Бу сүзләрдә Европа Киевка ярдәм итүне дәвам итәргә әзерлекне күрә.
Америка эшмәкәрлек институтының аналитик докладында аңлатылганча, Украинадан тулысынча китү АКШ өчен отышлы түгел. «Украинага ярдәм Американың финанс яктан мәнфәгатьләренә җавап бирә, дигән нәтиҗәгә киләбез», – дип ассызыклый институт белгечләре. Янәсе, Киевка хәрби ярдәмгә кыска вакытлы чыгымнар – бу җиңүдән соң ныгыган Россиягә каршы тору өчен башка юнәлешләрне көчәйтүгә караганда күпкә арзанрак. Чираттагы матбугат конференциясе барышында Трамп иганәчелекне дәвам итү турындагы сорауга җавап бирүдән баш тарта.
Бу мәсьәләдә ни дәрәҗәдә тирән эшләячәген, бәлки, Трамп әле үзе дә белмидер, ләкин ул үзенең җиңелүен танымаячак, һәрхәлдә, аны үз өстенә алмаячак, дип яза «РИА Новости» журналисты.