Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер татар булган урында өч партия булу белән килешик - аның каравы/каруы эш барсын!

Бер шәһәрдә ике Сабан туе уздырган татарлар дөрес эшлиме? Суүлчәр белән безнең халыкның нинди уртаклыгы бар? Әдәби телне нинди сүз ясалма итә? "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының баш редакторы Рәмис Латыйпов атналык күзәтү ясый.

news_top_970_100
Бер татар булган урында өч партия булу белән килешик - аның каравы/каруы эш барсын!

Татарлар... таркалыгыз!

Бер татар булган урында өч партия бар дигән гыйбарәнең дөреслеген раслап, Канада татарлары да икегә бүленде. Төгәлрәге, Монреаль татарлары. Быел Монреальдә ике Сабан туе уза. 17 июньдә һәм 23 июньдә.

Канадада 2300 татар бар (2006 ел җанисәбе). Шуның ничәсе Монреальдә яши икән? Менә шул татарлар, уртак фикергә килеп, бер бәйрәм уздыра алмаган булып чыга. Сораштыра башласаң, моның сәбәпләре күп һәм җитдидер, әмма факт шул - ике Сабан туе.

Мондый күренешне еш күзәтәбез. “Татарлар, берләшик!” дигән кайнар өндәмәләр һава селкетү генә булып кала.

Менә шушы хәбәрне ишеткәч, бер гөнаһлы фикер туды. Хәзер татар дөньясында шундый күренеш күзәтелә: кайдадыр бернинди эш юк, ә кайдадыр берничә оешма үзара тарткалашып ята, һәркайсының үз эшен күрсәтәсе килгән. Гөнаһлы уй шул: бернинди милли хәрәкәт булмаган төбәккә караганда үзара тарткалашып, ике Сабан туе ясап ятканы кулайрак түгелме икән? Ни генә дисәң дә, хәрәкәт бар дигән сүз бит. Менә Россиядә дә бар шундый төбәкләр – анда татарның бар икәне дә күренми. Ә кайда конкуренция бар, анда эш тә бар дигән сүз. Үзара конфликт бик зурга китмәсә, соңыннан тарих барысын да үз урынына куя. 

Татар шундый кеше бит инде ул – күршесеннән яхшырак булсын дип тырыша. Моның шулай икәнен хәзер башка халыклар да белә инде. Профнастил саткан танышым сөйли – татар авылында рекламага бөтенләй игътибар итмиләр, шуңа күрә без бер кешегә бушлай капка куеп китәбез, аннары китә шуның күршеләреннән заказлар!

Бер дә селкенмичә сөрсеп яткан өлкәләрдә ясалма рәвештә булса да конкуренция тудырырга кирәк. Аннары алар, көнләшеп булса да, бераз селкенә башлый. Селкенәләр икән, татар халкына файда дигән сүз.

Алайса бездә ничек? Кайбер кантурларда еллар буе берни эшләмичә пиджәк туздырып йөргән агайлар бар. Алар эшем кырган кешеләр кебек шулай матур сөйләнеп йөри, ә аларның җитәкләгән оешмалары, гомумән, шушы өлкә сүнеп, таралып бетә. Тарату өчен күп кирәкми бит ул – эшләмәскә генә кирәк. Үзе тарала ул. Аннары хөкүмәттәге түрәләр карый: бу өлкә татарга кирәкми дә кебек, таралып беткән бит инде! Ябылуын рәсмиләштерәсе генә кала. Күпме әйбернең башы бетте инде шулай.

Менә сез карагыз татар дөньясына: кайда конкуренция бар, шунда ниндидер хәрәкәт, эш, күрсәткечләр бар. Театрлар арасында конкуренция бар - татарның театры шәп, шоу-бизнеста конкуренция - татарның эстрадасы бер дигән. Ә кайда конкуренция юк, шулар бака ефәге каплаган тынчу буаны хәтерләтә. Санап күрсәтмим, үзегез барлагыз ул өлкәләрне.

Сөрсеп утырган өлкәләр булмасын өчен конкуренцияне махсус уйлап чыгарырга кирәк. Ә инде көндәшлек барлыкка килгән очракта “Татарлар таркала!” дип сөрән салганчы, нәтиҗәсе булсын дип, дога кылып куярга кирәк. Татар күршесеннән арттырыйм дип үртәлеп эшли торган җан иясе.

Суүлчәрдән үрнәк алып


Буада су өстендә йөгерешкән суүлчәрләрне күзәтеп торганыгыз бармы? Тимераякта узышкан кызлар кебек, су өстеннән шуып бара алар. Артларыннан вак-вак дулкыннар гына тибрәлеп кала. Эләктереп алыйм дип уйлама да – яр буенда пәйда булганыңны сизүгә, берсен берсе уздырып шуып китәләр. Аннары туктыйлар, су агымы белән күченеп баралар, аннары тагын йөгереп китәләр. Бераз тын торсаң, бу кем икән дип, ярга килеп карап китәләр. Ялгыш хәрәкәт ясасаң – тагын йөгерәләр. Судагы ботак-яфракларны сикереп чыгалар. 

Суүлчәр – су өстендә йөгереп йөри ала торган бет. Бет, чөнки ул бетләр гаиләсеннән. Водомерка русча атамасы.

Буада Олимпия уеннары уздырылса, нәфис гимнастика һәм фигуралы шуу буенча беренчелекне суүлчәрләр алыр иде дип уйлыйм.

Суүлчәрләр математикадан БДИны да 100 балл итеп бирә алырлар иде. Чөнки алар су өстеннән йөгергәндә галәмәт акыллы формула куллана.

Барлык җан ияләре кебек үк, суүлчәр дә суда батарга тиеш бит инде, су өстендә яки су астында йөзәргә мөмкин. Әмма ул батмый, йөзми дә, су өстеннән атлап йөри. Суүлчәр нигә батмый дигән сорау зур бәхәсләр чыгарган. Зоологлар җаап бирә алмагач, математиклар тотынган. Марк Дэнни дигән галим бу күренешне өйрәнеп, суүлчәр батарга тиеш дигән карар чыгарган. Ә батмавын “Дэнни парадоксы” дип атаганнар. Тикшерә торгач, суүлчәрләрнең “Кассье законы” дигән математик күренешне куллануы ачыкланган. Менә аның кануны.

Асылы - "өслеккә кытыршылык өстәп, аңа карата контакт почмагын арттыру диик". Ничек гадирәк әйтергә? Суүлчәрнең туфлиләре шундый рельефлы һәм ул суга шундый почмак белән китереп баса - аяк астындагы бер тамчы күләмендәге су моно-монекуляр рәвештә сулыктан аерылып чыкмый һәм аның аягын чылатмый. 

Менә син йөреп кара һәр аягыңны атлаганда шушы формуланы кулланып! Ә суүлчәр йөри. Йөри генә түгел, яши, тумышы белән бет булганлыктан, башка җан ияләренең канын эчеп, рәхәтләнеп йөри әле.

Сүз уңаеннан - бу "Кассье законы" нанотехнологиядә дә кулланыла. Суүлчәрнең Чубайсы фондыннан да акча алу мөмкинлеге бар дигән сүз.

Менә безнең илдәге халык та суүлчәр кебек. Хәзер шундый заман – хәзер генә түгел, күптән инде ул – бернинди ышанычлы әйбер юк. Иртәгә нәрсәнең ничек итеп үзгәрәсен беркем белми. Бүген барлыкка килгән оешма иртәгә юкка чыга, кичә гамәлдә булган канун бүген үзгәрә. Адәм балалары иртән эшкә чыгып китә, кич кайтып кергәндә дөньяда ни буласын белми. Әмма һәртөрле үзгәреш булырга мөмкин.

Менә хәзер нәрсә бар безнең тормышта “менә бу өлкә ышанычлы” дип әйтә торган? Сәламәтлек саклау? Мәгариф? Икътисад? Ит ризыклары - соядан, сөт - порошоктан, май - пальмадан. Музыка - фонограмма, ташка басылган дигәне - пропаганда, таштан ясалган дигәне - гипсокартон. Кичә генә табынган потлар иң начар кешеләр булып чыга, якынлашып килгән бәхетле киләчәк дигәне - мираж икән. Җитди, зур урындагы кешеләрнең эчләре ялган белән чергән булып чыга. Бер фильмның мескен герое әйткәнчә, хәтта хатын-кызлар да ирләрдән ясалган. Бер аягыңа димим, берсен ныгытып кайсына басып була? 

Шуңа да безнең халык та шушы суүлчәрләр кебек яши. Математика законнары буенча, моның кадәр кризис кичергән кешеләр яши дә алмас кебек. Әмма алар яши. Җан асрый гына түгел, яшиләр дә. Соңгы кризис башланганда икътисадчылар бик иң куркыныч фаразлар әйткән иде. Доллар коточкыч бәягә күтәрелгәч, бар нәрсә дөбер-шатыр җимерелеп төшәргә тиеш иде сыман. Шунда бер икътисадчы – Игорь Кохның гына оптимистик фикерләр булып чыкты. “Безнең халык күпне күргән, ул теләсә нәрсәгә җайлаша” диде ул. Хаклы булып чыкты ул. Суүлчәрләр кебек – шуабыз гына!

Еллар буе тотрыклы тормышта яшәп, дистә еллар буе бернинди үзгәрешләр күрмичә яшәгән халык өчен көндәлек үзгәрешләр булган мондый заманда яшәү бик авыр. Халыкның массакүләм рәвештә дингә китүенең сәбәпләренең дә берсе шулдыр, бәлки. Ни генә дисәң дә, диндә катгый кануннар бар. Начар кеше булсаң – җәһәннәмгә эләгәсең, яхшы кешеләргә – җәннәт. Берәүнең дә кире кайтып: “Анда кануннар үзгәргән икән, акчаң күп булса, җәннәткә кертәләр” дигәне юк. Димәк, нәрсәгә булса да ышанырга була.

"Аның каравы"мы, "Аның каруы"мы? Әдәби телдәге бер чатаклык турында


Иң азактан – әдәби тел турында. Безнең әдәби телдә шулкадәр күп буталчыклар һәм аны адәм акылы гына аңларлык түгел.

Минемчә, татар теленә кергән ясалма сүзләрнең берсе – “аның каравы”, русчасы – зато. Хәзерге татар теленә тәрҗемә итсәң, “его взгляд” булып чыга. "Шуңа да карамастан" мәгънәсендә "аның каравы” дигән гыйбарәне куллану дөрес түгел дип уйлыйм.

“Аның каруы” булырга тиеш дип уйлыйм мәгънә ягыннан караганда. "Аның каруы" - ягъни "аның каршысы". 

Хәзер әдәби телдә ике вариант та кулланыла. Мәсәлән, бер үк Батулланың ике төрле китабында ике гыйбарә кулланылган. "Көчләр тигез була, ахырысы, бу алышта җиңүче булмый. Аның каруы, Әхмәт Фәйзи җиңде!" Монысы "Тузга язылган хәлләр" китабында. "Ә нигә соң аның койрыгы юк? Аның каравы, минем чәчем озын!" - Монысы "Серле сандык". Татарстан китап нәшрияты да сиптерә генә "аның каравы" дип.

“Татар теленең морфологиясе” дәреслегендә "аның каравы" дип язылган. “Аерым рәвешләргә кушымчалар ялгана икән, мондый очраклар конверсиягә карый. Аның каравы рәвешләрнең сүз ясалышы системасы шактый бай һәм күптөрле”. Тәрҗемә итсәң, болай килеп чыга: "Если к отдельным наречиям присоединяются окончания, то эти случаи относятся к конверсиям. Его взгляд система словообразований наречий достаточно богата и разнообразна”.

Этимологик сүзлектә "аның каравы" гыйбарәсе юк. "Аның каруы" гына бар. 

Аңлатмалы сүзлектә "кару" сүзенең "каршылык, тискәрелек, үчегүчәнлек" мәгънәләре бар диелә. "Кару кайтару" - каршы дәшү; "кару саклау" - үч саклау. "каруын алу" - отылу исәбенә уңышка ирешү". Кире булмаган кешене “карусыз” дип әйтәләр бит, ягъни “аның киресе”. Кару сүзенең тәрҗемәсе - ответ-возражение; способность противостоять; сопротивление, отпор; возмещение.

Әмма бер "әмма" бар. Этимологик сүзлектә "карау" - төрекмәнчә "қарав варианты икенчел, ләкин күптәннән килә, мәгънәсе - "кискен каршылык" диелгән. Шул ук сүзлекне төзүчеләр "карау" сүзен тикшергәндә сүзнең бу мәгънәсен күрсәтмәгәннәр. 

Без бит төрекмәннәр түгел. Татар телендә "карау" сүзенең "каршылык" мәгънәсе юк. Минемчә, аның каруы варианты дөрес.

Татар матбугат чараларына бераз анализ ясагач, шуны әйтә алам: “аның каруы” дип “Сәхнә” белән “Мәдәни җомга” яза. Ә калганнар “его взгляд” дип сиптерәләр.

“Мин инде әкренләп сәхнәдән ераклаша барам, аның каруы ике улым: Нурбәк белән Байбулат сәхнә яулый”. Монысы – “Сәхнә”.

“Бу хлор белән эшкәртелгәнгә караганда кыйммәткәрәк төшә, аның каруы шәһәр халкы чиста, тәмле су эчәчәк”. “Мәдәни җомга”.

Татар халкы белеп һәм белми кылган хаталарын төзәтергә тиеш.

“Аның каравы” урынына "аның каруы" кулланылырга тиеш дип саныйм. Бер үк мәгънәне аңлаткан сүзне ике төрле язарга ярамый бит инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100