«Бер тапкыр суккач, башка мондый хәл булмаячак, дип вәгъдә биргән иде...»
Суга икән, димәк, ярата, дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Ә суккач, биттә тиз генә төзелми торган яралар калса?..Чаллы шәһәрендә яшәүче Лилия Ямалова «Интертат» хәбәрчесенә үз тарихын сөйләде. Исемнәр үзгәртелеп язылды.
Ярты ел дәвамында төрле чаклар булды. Әлбәттә, безнең арада мәхәббәт тә булган кебек иде. Матур сүзләр, вәгъдәләр, бәхетле киләчәк турында хыяллану һәм башкалар…
Без хәзер бик популяр булган ВКонтакте челтәрендә таныштык. Ул миңа ошады, мин аны хәтта яраттым. Килешерсез, арабызда хисләр булмаса, мөнәсәбәтләребез яры ел дәвам итмәс иде. Миңа бик ошап бетмәгән як — ул егетемнең миңа ышанып бетмәве, көнләшүе иде. Аңлыйм, мөнәсәбәтләрдә көнләшү була инде. Әмма тик торганнан гына бәйләнүен аңлап бетерми идем. Мәсәлән, бер мәлне мин эш эзли идем. Төрле вакансияләр тәкъдим итеп, миңа шалтыратсалар да, тикшерә һәм төпченә башлый иде.
Социаль челтәрләрдә егетләр белән язышканым юк, ләкин дус кызларым белән даими аралашып торам. Менә шушы кызлар белән ни турында аралашуымны белер өчен, «переписка»ларга кадәр укый иде. Дус кызларым белән күрешсәм, минут саен диярлек шалтыратып торды, алар белән булуымда шикләнә иде. Мин боларга игътибар итмәскә тырыша идем. Тик… Берсендә ул миңа кул күтәрде. Сәбәбе — аның урынсыз көнләшүе. Миңа кайчандыр аралашкан бер егет язды, ул моны күрде һәм сукты. Миннән тезләнеп гафу үтенүемне сорады. Ярый, монысы үтте, без дуслаштык. Ул вакытта ук араларны өзәсе калган дип уйлыйм. Әмма шул ук матур сүзләр бу хәлне оныттырды. Ул: «Башка мондый хәл булмаячак», — дип вәгъдә бирде.
5 февраль кичендә без дусларга бардык. Аңа кадәр Марсель сыра эчте, аннан соң безгә кунаклар килеп китте, алар белән шампан шәрабе эчелде. Көннең ахырында Марсель исерде. Артык исерде хәтта. Хәзер мине гаепләүчеләр дә булыр инде, имеш, минем дә гаебем бар, дип, тик мин барысын да төгәл хәтерлим, һәм мин үз акылымда идем. Ә Марсель ни сөйләгәнен дә аңламый иде. Кайтырга чыккыч, ул миңа бәйләнә башлады. Бер мәлне капюшонымнан тартып өстери башлады. Капюшон ертылып бетте. Йөгереп китәргә тырыштым, янымда торган машина артына качтым, ә ул мине көтеп торган. Тагын бер йөгереп карадым, ул артымнан чапты. Куып тотты, бер яктан икенче якка оча башладым. Ул мине эткәч, ишегалдында торган машинага килеп бәрелдем. Аннан соң ул минем кошелегымны алды да каядыр китәргә тырышты. Мин кулыма шешә алып, аның башына сугарга теләдем, әмма суга алмадым, шешә җиргә төшеп ватылды. Бу хәлдән соң Марсель миңа йодрык белән суга башлады. Борынымнан шаулап кан акты, битем, тәнем көеп чыкты, ике күзем дә кап-кара булды.
Иң кызганычы — кешеләр күрсә дә минем яныма ярдәмгә килмәде. Дөньясы шул хәзер. Ятсаң, исерек, дип көлеп кенә китәләр.
Әлбәттә, хәзер без бергә түгел. Полициягә барып гариза яздым. Алар судлашырга кирәк дигәч, кире уйладым. Бәхетле булсын. Бу хәл турында әтигә генә сөйләдем, әнигә әйтеп тормаска килештек. Хәзер мин «больничный»да. Әле тагын озынайтырлар дип уйлыйм. Кара көйгән битем белән эштә күренеп йөрисем килми.
Ә Марсель үзе гафу да үтенүне кирәк дип тапмады. Ул барысын да кире кага. «Син үзең егылдың», — ди. Сүзем юк.
Ә егетем белән без җәйгә никах укытырга сөйләшкән идек. Туй үткәрмәбез, дигәч, аның әтисе: «Бердәнбер улымның туен үткәрмичә булмый», — дигән иде. Мин үзем дә хыяллана идем инде. Һәр кыз бала никахының, туеның нинди булуын алдан уйлап йөри бит инде ул. Менә шушылай булыр, дип килеп әйтсәләр, мәңге ышанмас идем, чөнки башта барысы да әйбәт иде бит.
Без бергә яши идек тә дип әйтергә була. Сак булырга кирәк. Без, кызлар, матур сүзләргә ышанучан шул. Кичерәбез дә, гафу да итәбез. Бу хәл минем өчен сабак булды инде. Моннан соң егетләргә тиз арада ышана да алмам дип уйлыйм.