Бер тамчы су
Кояшлы булса да, салкын иде бүген иртә. Күктә җиңел болытлар йөзә, ә һавада талгын гына кар бөртекләре биешә.
Рауза әби автобустан көч-хәлгә төште һәм авыр сумкасын көчкә күтәреп алды. Базарга барып кайту аның өчен соңгы вакытларга чын газапка әйләнде, йөрәге авырта, һава торышы бозылгач һәр сөяге үтереп сызлый иде, әмма барырга кирәк шул, беркем дә әзерне китереп куймый. Ә аның өч тиенлек пенсиясе белән кибетләргә якын да бара торган түгел...
Аякларын көчкә өстерәп, Рауза әби купшы бизәлгән үзәк урамнан атлый. «Тагын өч квартал узсам, өйгә кайтып җитәм инде, Алла боерса», - дип үзен тынычландырып бара карчык. Әмма бу уйларга карап кына күңел күтәрелмәде, йөрәге әчеттереп сызлый, сумкасы да атлаган саен авырайган кебек.
Булмый болай, берәр җиргә утырып хәл алырга, дару эчәргә кирәк, дип уйлады Рауза. Карчык эскәмия эзләп, тирә-якка күз йөртеп чыкты, әмма кыйммәтле кибетләр һәм машина өчен парковадан башка берни юк иде.
Эскәмия дә, әзрәк хәл җыярга яраклы булган башка урын да табылмады якын-тирәдә. Карчык бер-ике минутка булса да туктап хәл алырлык урын табарга өметләнеп алга атлады.
«Хәзер, хәзер, әнә тегендә генә бер сувенир кибете бар, витриналарының тәрәзә төпләре киң, бераз утырып торырмын, даруымны эчәрмен. Аннан өйгә теркелдәрмен әкрен генә», - дип уйлады карчык.
Соңгы көчен җыеп, Рауза карчык алда күренеп торган сувенир кибетенә ашыкты. Иң ахыргы витрина янында туктады һәм аякларын көчкә бөгеп, зур тәрәзә төбендәге салкын мәрмәр ташка утырды. Тыңлаусыз бармаклары белән кошелегын актарды һәм даруын алды.
Эх, су белән йотып җибәрергә иде дип уйлады да, витрина тәрәзәсенә ашыкты. Торып ишек янына барырлык та хәле юк иде карчыкның. Сатучы кызлар су бирүдән баш тартмас әле дип өметләнде һәм тагын бер мәртәбә шакыды.
Ике секунд та узмагандыр, кибет ишекләре шыр ачылды һәм урамга ачуы кабарган сатучы хатын атылып чыкты. Әбигә авыз ачып сүз дә әйтергә ирек бирмәде, тавыш куптарды. Әби үзе турында шулкадәр күңелгә ятышсыз сүзләр ишетте. Витрина пыяласын бозган өчен штраф түләтү белән янады сатучы хатын.
«Үскәнем, ачуланма инде, бик арыдым, - дип пышылдады әби йөрәген уып. – Дару эчәргә бер стакан су гына бирче, кызым. Даруымны гына эчәм дә китәм», - диде карчык көчкә телен әйләндереп.
Бу тәкәббер хатын Рауза әбигә карап авыз эченнән нәрсәдер мыгырданды да тизрәк кереп китәргә ашыкты.
Карчык тәрәзә аша кибет эчен карады, әмма сатучылар үз эшләре белән мәшгуль, аңа ярдәм итәргә беркем дә атлыгып тормый иде.
Рауза әби көчкә торып басты да, ишеккә таба атлады. Пыяла ишекне әз генә ачып, якындарак торган кызны үзенә дәште.
«Кызым, су кирәк иде миңа...» – диде.
Сатучы кыз Айгөлнең йөзенә ачу, нәфрәт, хәтта җирәнү чалымнары чыкты.
«Син, әби, бигрәк оятсызланасың. Китәргә куштык бит, монда ярлы ябага өчен ял итү урыны түгел. Кибеткә килүчеләрнең котын алып бетерәсең! Бар, кит», - диде сатучы кыз ачуланып.
Калган сатучылар әби берлән әрләшкән кызга хуплап карап торды, ә әби артыннан ишек ябылгач, кибетне яңгыратып көлеп җибәрделәр.
Әби урамда калдырган сумкасы янына килде, күтәрүен күтәрде, әмма авыр сумкасының бавы өзелеп төште.
Рауза әби көчсезлектән, гаҗизлектән елап җибәрде. Өзелеп төшкән баудан тотып, сумкасын өстерәп алып китте. Сумканы өстерәп алып бару өчен аңа алга бик нык иелергә кирәк иде, әмма ул бу уңайсызлыкка игътибар итеп тормады, аның тизрәк бу урыннан китәсе килә иде. Карчык артыннан сатучыларның мыскыллы көлүе яңгырап калды...
Үзләренең ишегалдына борылгач, Рауза әби сулышы кабуын сизде. Тизрәк эскәмиягә барып утырырга кирәк, әзрәк ял итәр дә, фатирына менеп китәр, ә менә бу бавы өзелгән сумканы ничекләр күтәреп менәсе булыр икән соң?
Эскәмиягә килеп утыргач, «Аллага шөкер, кайтып җиттем...» дип кенә уйлый алды карчык һәм шул мизгелдә бер якка янтаеп та төште...
Сувенир кибетендә төшке аш ашаган сатучыларның күңелле сөйләшүен, көлешүен ашыгыч ярдәм машинасының әче итеп кычкырган тавышы бүлде. Сатучылар тәрәзә янына өелеште һәм ашыгыч ярдәм машинасының чаттагы тар тыкрыкка борылып керүен бик кызыксынып күзәтте. Әмма машина анда керә алмады, ара бик тар иде, шуңа күрә табиблар машинадан төшеп, ишегалдына җәяү генә кереп китте.
Озакламый тыкрык чатыннан носилка этеп алып чыктылар. Носилкага тотынып, алты яшьләр чамасындагы кыз елый-елый йөгерә иде. Аны күршеләре носилкадан тартып алырга, тынычландырырга тырышты. Ләкин шул мизгелдә носилкада яткан әбинең аягыннан таушалып беткән итек җиргә килеп төште, кыз аны алды да күкрәгенә кысты.
Сиреналарын кычкыртып торган машинада табиблар әбинең гомере өчен көрәште. Ә юка гына кыска оеклар кигән нәни кыз салкын ташта басып тора, шар булып ачылган күзләреннән яшь ага. Кинәт сирена туктады һәм тынлык урнашты. Ашыгыч ярдәм машинасы әкрен генә кузгалып китте.
Тәрәзәгә якын торган Айгөл урындыкка утырды да аптырап калды.
«Бу әби үлде микән әллә?» – диде.
Айгөл янына җыелган кызлар гаҗәпләнеп карады.
«Кем?» – дип сорады өлкән сатучы.
«Әле яңарак кына монда су сорап кергән әби...» – диде Айгөл.
Кибеттә тынлык урнашты, кызлар бер-берсенә күтәрелеп карамыйча гына үз урыннарына таралышты.
Айгөл кичке ашны бик озак әзерләде, бүген аның кулыннан эш төшкән иде. Ире Дамир киң тәрәзә төбенә утырып журнал актара. Өстәл әзерләгәндә Айгөл кулыннан кашыгын төшереп җибәрде, урындыкка утырды да, нәрсәгә утырганын да онытты. Башында иртән булган хәл әйләнә иде.
«Кем икән бу әби? Нинди кыз йөгерде соң аның артыннан? Аның үлемендә мин гаепле булдыммы инде? Ә бәлки ул исәндер?» – дигән уйлар башын бораулый иде Айгөлнең.
Авыр тынлыкны ире бүлде.
«Айгөл, нәрсә булды соң сиңа, йөзең качкан?» – дип хатынының күзләренә төбәлде Дамир.
Бүген булган хәлләрне бер тында ничек сөйләп ташлаганын Айгөл үзе дә аңламый калды. Дамирның йөзе шундук үзгәрде.
«Син чынлап сөйлисеңме? Кайчаннан бирле хуҗа малын саклый торган бәйдәге эткә әйләндең соң син? Ну аңлыйм мин сезнең кибеттә фейс-контроль икәнен, тик ничек шулай авыр хәлдәге кешегә ярдәм итмичә кереп китә алдың? Бер стакан су сораган бит ул әби! Шул суны биргән булсаң укаң коелыр идеме әллә, Айгөл? Кайчан шулай үзгәрергә өлгердең син, ә мин бит бөтенләй башка кызга өйләнгән идем...» – диде Дамир.
Айгөл тавышсыз гына елый иде, әмма күз яшьләре аңа тынычлык бирмәде. Күңелендә ниндидер чарасызлык тойды. Боек йөзен күтәреп, иренә карады.
«Нәрсә эшлим хәзер?» – диде.
«Шуның белән яшәргә туры киләчәк. Рауза әби чынлап та үлгән, миңа бүген күрше Илдар әйтте. Ә мин моңа синең катнашың бардыр дип башыма да китереп карамадым», - диде Дамир.
Айгөл ваннага кереп китте дә ишекне бикләде. Ванна читенә утырды, кранны кушты һәм үксеп елап җибәрде. Айгөл атна буе балтасы суга төшкәндәй йөрде. Күкрәгенә иске итекне кысып тоткан кечкенә кызның курку һәм өмет тулы күзләре башыннан чыкмады аның.
Шимбә җиткәч, иреннән сораштырырга теләде.
«Теге кыз ничек икән, белмисеңме?» – дип кулын иренең иңенә салды.
«Мәдинә исемле ул кыз, - диде дә Дамир хатынының кулларын иңеннән алды. – Кичә аны балалар йортына алып киткәннәр».
«Нигә? Ә әти-әнисе кайда соң аның?» – диде Айгөл.
«Әнисе өч ел элек югалган. Әбисеннән башка Мәдинәнең бер кешесе дә булмаган», - диде Дамир.
Дамир хатынының күзенә сынап карады. Айгөл башын борды да иренен тешләде.
Шул мизгелдән башлап Айгөл гел Мәдинә турында гына уйлап йөрде һәм аны балалар йортыннан алу турында уй көннән-көн ныгый барды. Әмма бу хакта ире белән ничек сөйләшергә соң? Соңгы вакытта ул Айгөлдән бик читләште, әмма нәкъ менә ире бу хәлгә ачыклык кертергә булышты.
Беркөнне кичке аш ашаганда Дамир төксе генә сорап куйды:
«Вөҗданың газапламыймы? Шулай тыныч кына яшәячәксеңме, ә бала синең аркада детдомга эләкте», - диде Дамир.
Башка вакыт булса Айгөл үпкәләр иде, әмма ул хәзер моны ире белән сөйләшер өчен форсат булуын аңлады.
«Дамир, ярама тоз салырга тырышма. Барыбер моннан да авыры булмаячак, буласы булды инде. Әйе, син дөрес әйтәсең, мин гел шул бала турында уйлап йөрим. Әгәр син каршы булмасаң, мин Мәдинәне үзебезгә алыр идем...» – диде Айгөл карашын аска төбәп.
Дамир ничә көнгә беренче мәртәбә хатынына хуплап карады.
«Мин каршы түгел. Бу дөрес карар», - диде ул.
Ир белән хатын дүрт ай буе документлар җыйды. Барысы да әзер булгач, Айгөл балалар йортына килде. Мөдир Мәдинәне алып килергә китте. Айгөл дулкынланудан үзен-үзе кая куярга белми калды...
Мәдинә аны кабул итә алырмы? Айгөл кыз өчен яхшы әни булырмы? Башында чуалган бу йөзләгән сорауга җавапны белми иде хатын. Кинәт Айгөлгә бик куркыныч булып китте, аның аска ире Дамир янына йөгереп төшеп китәсе, башын аның күкрәгенә салып бөтен дөньясыннан качасы килде...
Айгөлнең аяклары үзләреннән-үзләре ишеккә таба атлый башлаган иде, әмма залда ишек шыгырдады һәм аяк тавышлары ишетелде. Айгөл ишек тоткасына чытырдап ябышты да күзләрен йомды.
«Әни, әби сине һичшиксез кайтачак дигән иде. Син нишләп шулай озак булдың?» – дигән тавыш ишетте Айгөл. Арттан аны кечкенә куллар кочаклап алды...
Айгөл кинәт борылды да, бераз чүгәләп, кызны кочагына алды.
«Кичер, кызым, минем эшем бик күп булды, ләкин мин хәзер башка беркая да китмәячәкмен», - диде Айгөл.
Кыз ышаныч тулы күзләре белән «әнисенә» төбәлде. Айгөл бу самими күзләрдәге ышанычны аклар өчен барысын да эшләячәген аңлады.
«Әйдә, тизрәк чыгыйк. Мин сине бер яхшы абый белән таныштырам. Ул синең әтиең булырга тели. Син әзерме, кызым?» – дип сорады Айгөл.
Мәдинә җавап итеп җитди генә башын какты.
«Әнием, ә син миңа бәләкәй көчек алачаксыңмы? Әби туган көнгә алам дигән иде», - дип сорады Мәдинә.
«Әлбәттә, хәтерлим, кызым. Әбиең миңа язган иде бит. Мин сиңа иң матур эт баласы алырмын, яме. Сүз бирәм!» - дип кызны кысып кочаклады Айгөл.