news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер төркем татар артистлары мунчада ял иткән - видео

Кызлар белән мунча кергән урыннан видеоны Айгөл Бариева күрсәтте.

news_top
Бер төркем татар артистлары мунчада ял иткән - видео
Татар җырчылары - бер төркем кызлар җыелышып мунчага барган. Шул урыннан кадрларны җырчы Айгөл Бариева инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте.



«Кайвакыт хатын-кызларга ял итәргә кирәк. Бәхетле һәм ял иткән хатын-кыз гына дөньяны яхшы якка үзгәртә ала», дип яза Айгөл.

«Аеруча акыллы кешеләр» өчен Айгөл аерым мөрәҗәгать язган. «Без «не зажрались» та, ялкау да түгел. Үзебез хезмәт итәбез, үзебез акча эшлибез, беркемнең дә аркасында утырып тормыйбыз. Үз балаларыбызны үзебез тәрбиялибез, гаиләләребезне яратабыз. Үзебезгә ял бирә алабыз. Ирләребезгә, туганнарыбызга рәхмәт. Алар безне һәрчак, аңлый һәм ярдәм итә. Сезгә дә шулай яшәргә телибез. Шул вакытта «башка нәрсәләргә» вакытыгыз калмас», — дип яза Айгөл.

Начар комментарий язучыларга да Айгөл җавап биргән. «Бозык хатын битендә нишлисез сез», дип язган.

Инстачылар кызларга җиңел пар тели, комплиментлар язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар