Бер тәүлек тәмләткечләр белән тотып, каз пешерү рецепты
Каз пешерү өчен ике ысул.
Инстаграм челтәрендә тәмледә
Исмегөл апа казга тәмләткечләр сылап, бер тәүлек махсус пакет эчендә калдыра икән.
«Майонез, тоз, сарымсак белән соус ясап, казның бөтен җирен майлыйм да, эченә кара җимеш, алма тутырам һәм рукав эчендә бер тәүлеккә калдырам. Казны рукавта яки камыр җәеп камырга төреп, духовкада 2–3 сәгать пешерәм», — дип яза Исмегөл апа.
Исмегөл апа битендә тагын бер ысул тәкъдим итәләр. «10 литрлы кайнар сулы чиләккә 1 кг тоз тондырасың. Шуңа казны салып куясың. 1 тәүлек тотасы. шулвакыт эчендә каз үзенә кирәгенчә тозны сеңдерә. Аннан каз эченә кара җимеш, алма тутырып, фольгага төрәсе. Шушы казны рукавка салып, 1 сәг 30 мин духовкада пешерәсе», дип тәкъдим иткән Рәисә исемле инстачы.