«Бер сынык ипи нинди зур хәзинә булганын хәзерге балалар белә микән?»
Сугыш чоры баласы Разия Хәкимова кулына ипи телеме алган вакытта, еш кына сугыш еллары исенә төшүе хакында әйтә. «Ул еллар күпме кешене бер телем ипигә тилмертте. Сугышның авыр вакытлары, югалту, кайгы-хәсрәт шаукымы байтак вакыт әле үзен сиздерде. Ул бүген дә онытылмый, җанны тырмап тора...», - ди ул.
- Күңелемне рәнҗеткән бер вакыйга хакында сөйләп узасым килә. Бөркенне акрын гына кибеткә төшеп барам. Аяклар авырта, сызлый, бик ашыгып атлап булмый. Янымнан мәктәп укучылары исәнләшеп узып китте. Мин дә юл читендәге сукмакка чыгып атлый башладым. Кинәт минем сулышым кысылып, күз алларым караңгыланып китте. Башта күргәнемә үзем дә ышанмыйча тордым, юл өстендә ярты телем ипи ята!? Буйсынырга теләмәгән аякларымны бөгеп ипи сыныгына үрелдем. Ярты телем ипи!.. Ирексездән күземнән яшь ага башлады. Сугыш вакытында бер сынык ипи нинди зур хәзинә булганын белә микән хәзерге балалар? Мин кадерсез ипи сыныгын ипләп пакетка төреп сумкага салдым да, юлымны дәвам иттем, ә уйларымда ерак балачагымны искә алдым, - дип башлады сүзен Разия Хәкимова.
«Дуңгызлардан калган апараны ашадык»
Разия апа 1932 нче елда биш балалы, гади эшче гаиләсендә туа ул.
- Сугышка әти-әни колхозда эшләде, сыер асрадык. «Сыерлы гаилә-сыйлы гаилә», - ди бит халык. Шуңа күрә тамагыбыз тук булды. Ә менә сугыш башлангач, ил өстенә килгән афәт һәрбер гаиләгә дә зур сынауга әверелде. Әтине сәламәтлеге буенча комиссовать итсәләр дә, трудармиягә алдылар. Ул Казанның 16нчы заводында мичкә якты, төрле эшләрдә эшләде. Кагыйдәләр кырыс булгандыр инде, сугыш барышында 3-4 тапкыр кайтты дип хәтерлим. Бер кайтуында ярты литр сыек май алып кайтты ул. Әнинең бәрәңге кыздырып ашатканы искә төшә. Ул бәрәңгенең тәмлелекләре!
1942 нче елның язына безнең гаиләбез бик авыр хәлгә калды: сыерыбыз үлде, безнең соңгы өметебез өзелде. Ашарга азык бетте. Өстәвенә, 1941нче елгы сеңелебез Асия кызамыктан үлеп китте. Без ниндидер могҗиза белән исән калдык. Әле дә хәтеремдә: бер көнне әни, Сания апа иртә таңнан ук эшкә чыгып киткәннәр, көне буе эшләгәнгә бер стакан он бирәләр бит. Шул онны салып әни аш пешерә. Ул ашка салырга тоз да, бәрәңге дә юк.
Кара-каршы күршебез Тайфә апа бәрәңге кабыгын чыгарып түгә. Аларда ашарга булгандыр инде. Мин күреп өлгерсәм,тиз генә бәрәңге кабыкларын җыеп алып керәм, ул кабыкларны юып ашка салабыз.
Ә беркөнне без өч бала иртән йокыдан уянганда, өйдә ашарга тәгам ризык юк иде. Әни эштән кайта да, безне күреп елый башлый. Минем хәлем юк, гел баш авырта, бертуктаусыз ашыйсым килә. Кулларым-аякларым шеште, бит шешенеп күзләр кысылып килә. Ашыйсым килгәнгә түзә алмыйча, кычкырып елый башлыйм. Миңа туганнарым Мәхмүт һәм Кафия кушыла.
Безнең өй түрендә үкереп елап утырганны күреп, күрше Хәдичә апа килгәнен хәтерлим. Безнең ач, шешенгән икәнебезне күреп ул кызган килеш авыл советына төшеп китә, комиссия җыеп менә. Шуннан нәрсә булды дисезме? Безгә фермадан дуңгызларга бирә торган апарадан «өлеш» чыгардылар. Мин бер ай буе көн саен бер литрлы бидон белән фермадан апара ташыдым. Шуның белән исән калдык. Бу вакыйгалар кичә генә булган кебек. Мин көн саен Хәдичә апага рәхмәт әйтеп дога кылам, - ди ул.
«Лапас артында яшеренеп бәрәңгене ашыйм»
- Сугыш беткәнгә шактый вакыт узды. Ләкин озын төннәрдә йоклый алмый ятам да, черем итеп алганда кабат шул чорга әйләнеп кайткандай булам. Мәктәптә дәрестә утырам икән. Класста салкын, иске чабатаның башы «чәчәк ата» башлаган. Мәктәптән кайтканда бүген кайсы басуга черек өшегән бәрәңге җыярга барырга икән дип план корам. Шул бәрәңгедән әни бәрәңге кәлҗемәсе пешерәчәк. Дерт итеп уянып китәм. Аллага шөкер, төш кенә икән дип шатланам. Ә хәтер инде әллә кайда калган вакыйгаларны казып чыгара...
Балачак балачак инде ул! Ул балачакның сугыш сулышы белән өтелгәненә без гаепле түгел идек шул. Уйныйсы да, иркәләнәсе дә килгәндер вакытында. Иртә яз башында ташулар аккач, җир өстенә ватылган савыт-саба китекләре чыга. Без аларны «таштеки» дип атый идек. Күрәм: бакчабызның уртасындарак нәрсәдер ялтырый. Иптәш кызлар алдында мактанасым килгәндер инде... Өшегән балчык буенча эчкә атлап кереп киткәнем хәтеремдә. Атлаган саен аягым бата, ә ялтыравык уенчык якында гына. Салкын балчыкка аяклар сазлыкка баткан күк кереп батты. Кире борылырга теләсәм дә, селкенә дә алмыйм, кычкырырга куркам. Ярый әле Сабира әби күреп алган, сүгә-сүгә тартып чыгарганы истә. Чабаталар балчыкка батып калды. Ялан аяк чыгып, ташу суында аякларны юдым. Салкын да тимәгән, авыртып та ятылмаган. Ходай үзе саклагандыр инде.
Күрше Насфияләр тормышы аруырак иде дип хәтерлим. Насфия урамга чыгам дип миңа яшереп кенә берәр кечкенә бәрәңге алып чыга да, минем кулыма тоттырып кире өйләренә ашыга. Ә мин лапас артында яшеренеп шул бәрәңгене ашыйм. Ә бер көнне кулыма бер иске агач кашык тотып Бәдәр апаларга төшкәнмен дә, «Бәдәр апа, шушы кашыкны бер бәрәңгегә алмаштырып бир әле «,- дип ялынганмын.
Бәдәр апа кулыма 3-4 зур бәрәңге тоттыргач, кош тоткандай өйгә йөгердем. Сабира әбием бәрәңгеләрне самовар челтәренә куеп пешерде. Ул бәрәңгеләрне барыбызга да тигез итеп бүлеп ашадык... Сугышлар бетеп, мин инде үзем акча эшли башлагач, Бәдәр апа чакырып кертте дә, иске агач кашык күрсәтте. «Таныйсыңмы?»- ди. Нинди танымаган ди ул! Ә менә ул кашыкны берәрсе бирде микән, сорап алганмын микән-анысын хәтерләмим. Ачлык йөрткәндер инде.
Җиңү бәйрәме көне хәтергә мәңгегә уелып калган. Авыл халкы язның бер көнен дә әрәмгә уздырмый бит ул. Без дә иртә таңнан бәрәңге бакчасын казырга чыгып бастык. Үз бакчабызны казып куябыз да, кешеләргә тамак хакына бакча казып йөрибез. Кинәт урамда халык шаулаша башлады. Күршеләрнең өйләрендә түгәрәк радио бар иде. Сугыш беткән дип хәбәр иткәннәр. Без дә капка төбенә йөгереп чыктык. Күршеләр кочаклаша, елаша башладылар. Без, бала-чагалар, «Ура!»- кычкырдык, алдагы матур көннәр турында хыялланып сөйләштек. Бу хыяллар чынга ашты. Хәзер илебез тыныч күк астында яши. Тормышыбыз яхшы, табыннарыбыз мул, бар да бар. Инде булганына шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә, тынычлыктан аерма дип дога кыласы гына кала», - ди ул.