Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кирәк бит, ә!»: Татарстанның кечкенә авылына «ялгыш» Филиппиннан кунаклар кайткан

news_top_970_100
«Кирәк бит, ә!»: Татарстанның кечкенә авылына «ялгыш» Филиппиннан кунаклар кайткан
Фото: "Тетюшские зори" сайтыннан

Кичә Тәтеш районының Монастырское авылына көтмәгәндә генә Филиппиннан кунаклар кайтып төшкән. Алар башта Казанда булган. Интернеттан Монастырское авылын тапканнар. Анда монастырьлар бардыр дип, Казаннан такси белән китеп барганнар.

Авылда монастырьлар тапмасалар да, күңелсезләнмәгәннәр, чөнки авыл халкы аларны бик җылы кабул иткән. Монастырское авыл җирлеге башлыгы Андрей Васин һәм авыл халкы аларның күңелен күргән. Дөрес, башта бер авырлык барлыкка килгән: кунаклар бер рус сүзен белми, ә авыл халкы инглиз телен белми.

Ярдәмгә Тәтеш мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Марина Микушева кайткан. Филиппин яшьләре дуслар булып чыккан. Алар Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән кызыксына. Гореф-гадәтләр белән кызыксынулары аларны Тәтеш районына алып килгән

Авылда аларны Тимарин-Мамшовлар гаиләсе кунак иткән. Кунаклар рус халык костюмнарын да киеп караган, 1950 елгы агач чанага утырып, тау шуганнар. Тәтеш музеенда да булганнар, дип яза «Тетюшские зори».

Басманың «ВКонтакте» челтәрендәге төркемендә кызык кына комментарийлар язып калдырганнар. Бу хәл күпләрнең күңелен күтәргән.

«Тимарин-Мамшовлар халыкара дәрәҗәгә чыга», «Җавап итеп, Филиппинга барасыгыз була», «Фильм төшерерлек! Филиппин кайда да, Монастырское кайда. Шундый кунаклар булыр дип, кем уйлаган инде. Бәхетләре: көчле суыклар түгел», «Кирәк бит, ә! Мондый әйбер төшкә дә керә алмый», – дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100