«Бер суалчан да юк, алар дым эзләп, тирәнгә киткән»: белгеч корылыкка әзер торырга куша
«Мондый коры яз, җәй һәм көз башын хәтерләмим. Ниндидер агроапокалипсис!» – ди танылган журналист Александр Латышев. Үзенең чираттагы язмасында ул «гадәти булмаган корылык»ның сәбәбе нәрсәдә һәм бу очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер йөртә.
Һава торышы түгел – агроапокалипсис
Быел көз күп еллар эчендә беренче тапкыр бакчамдагы кое корыды. Октябрь-ноябрь айларында авыл чишмәләрендәге су дәрәҗәсе һәрвакыт төшә. Шуңа күрә аларны чистартуны да, ремонтлауны да елның бу вакытына туры китерәләр. Элек минем 8 метр тирәнлектәге коеда су көз ахырында да бераз кала – мунча өчен җитәрлек була иде. Ә быел ул бөтенләй бетте.
Сарымсак өчен җир казыдым, ә анда бер генә суалчан да юк, алар, дым эзләп, тирәнгә киткән. Аяк астында – корып беткән үләннәр. Топинамбурның биек сабаклары җиргә кадәр иелгәннәр. Гөлҗимешне киптерергә дә кирәкми, вак кына җиләкләр болай да кипкән. Алмагач, слива, чия агачлары яфракларын иртә койды. Әйе, ниндидер гадәти булмаган корылык...
Соңгы көннәрдә күптән көтелгән яңгырлар хәлне бераз йомшартты. Ләкин соң түгелме? Бөтен яшеллек салкыннарга зәгыйфләнеп керә. Мондый коры яз, җәй һәм көз башын хәтерләмим. Хәтта 2010 елның суперкоры җәеннән соң да яңгырлы көз хәлне йомшарткан иде. Ә быелгы сентябрь бик җылы килде. Яңгырлар да яумады. Ниндидер агроапокалипсис!
Үсемлекләр кышны ничек кичерер? Алдагы кыш нинди булыр? Фаразларга килгәндә, Татарстанның Гидрометеоүзәге ноябрьдән апрельгә кадәр температура норма тирәсендә булачак, февраль генә гадәтидән җылырак көтелә, дип саный. Шул ук вакытта метеорологлар алдан ук гафу үтенгән сыман: «Һава торышының ихтималлылык фаразы айлык, декадалык һәм кыска вакытлы фаразлар белән төзәтеләчәк», – ди. Һәм аларны аңлап та була: һава торышының характерын алдан ук төгәл билгеләү мөмкин түгел.
Мондый рекордлар безгә кирәк түгел
Күпчелек белгечләр бер фикердә: быелгы температура рекордлары соңгысы түгел. 2023 елның июнь – сентябрь айларында булганнар – әле чәчәкләре генә. Күпьеллык күзәтүләр шуны исбатлый: соңгы 100 елда безнең төбәктә уртача еллык температура күтәрелде генә, ХХІ гасырда җылыну темплары 5 тапкыр артты! ТатНИИСХ белгече Олег Шайтанов мәгълүматлары буенча, 1831-1840 елларда бу күрсәткеч 2,2 градус тәшкил итсә, бүгенге көндә ул 4,83 градуска җиткән. Бу бик күп.
Температура режимының үзгәрүе турында күп билгеләр сөйли. Соңгы елларда кар катламы гадәттәгедән 2 атнага диярлек соңрак ята, ә яз көне ул 1 айга диярлек иртәрәк эри. Туфрак катламы элеккеге сезоннарга караганда 10-12 көн соңрак туңа. Соңгы 11 ел эчендә, 2017 елдан кала, барлык еллар да коры килде.
Тагын бер дәлил буларак, шуны әйтик: быелның 3 июлендә Татарстан Рәисе туфракның моңарчы күрелмәгән корылыгы белән бәйле рәвештә республиканың бөтен территориясендә (алдагы еллардан аермалы буларак) гадәттән тыш хәл режимын кертте.
«Коры туризм» үсеш ала
Һава торышы белән бәйле мондый хәлләр безнең төбәктә генә күзәтелми. Менә фактлар. 2023 елның июлен БМО экспертлары планета дәрәҗәсендә тарихта иң җылысы дип танырга мөмкин. Аларның мәгълүматлары буенча, җирдә һаваның уртача температурасы ул вакытта 17,18 градуска җиткән. Бу – рекорд! Моннан алдагысы 2016 елның августында булган иде – 16,92 градус.
Корылык аркасында сулыклар моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә кимегән. Европа илләрендә «коры туризм» үсеше күзәтелә. Ул яхшы һава торышы вакытында су астында яшеренгән истәлекле урыннарны, борынгы күперләрне, торак пунктлар, гыйбадәтханә, кораб хәрабәләрен күрү максатын күз алдында тота.
Безнең илгә килгәндә исә, статистика шундый: Россиянең иң эре 45 шәһәрендә быелгы 92 җәйге көннең 71е экстремаль эссе булды. Кайбер мегаполисларда температура абсолют рекордлар куйды: Курганда плюс 41,2 градус, Екатеринбургта 40, Уфада 39,4, Новосибирскида 38 градус теркәлгән. Казан да климат рекордчылары исемлегенә керде – монда быел иң озын эсселек дулкыны теркәлде – 14 көн. Казан артыннан Көньяк-Сахалинск (13 көн) һәм Әстерхан (12 көн) килә.
Без бөтен планетадан алда
Синоптиклар әйтүенчә, безнең илдә җылыну процессы бөтен Җир шары белән чагыштырып караганда 2,5 тапкыр тизрәк бара. Моның сәбәпләре нинди? Дәүләтнең өчтән ике өлеше поляр киңлекләрдә урнашкан. Ә монда климатның «ярсуы» ачыграк күренә. Икенчедән, Россиянең зур өлеше коры җир, һәм ул җылылыкны күбрәк таләп итә торган океан упкыннарыннан тизрәк җылытыла.
Барлык континентларда, шул исәптән безнең илдә, тормышны катлауландыра торган корылыкның сәбәпләре нинди? Россиянең үзәгендә яшәүче минем коемда су ни өчен юкка чыкты? Галимнәр аңлатуынча, Арктикада диңгез бозының мәйданы кимү сәбәпле, җылылык агымы һәм атмосфера циркуляциясе үзгәрә. Евразия континенты өстендә көчле һәм аз хәрәкәтләнүче антициклоннар барлыкка килә, алар озак вакыт бер урында кала. Явым-төшемнең булмавы атмосфера «блоклары» яки һава «бөкеләре» белән бәйле.
«Локатордан күзәтүебездә күренгәнчә, яңгыр безнең якка килә, безне читләтеп үтә һәм китеп бара. Һәм бу елдан-ел шулай. Атмосфера басымы бик югары», – ди «Татмедиа» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров. Арктик бозларның эрүе, үз чиратында, бөтен планетаның җылынуы аркасында килеп чыга, кызганыч, нигездә кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә. «ХХ гасыр уртасыннан бирле күзәтелгән җылынуның төп сәбәбе кеше йогынтысы булгандыр», – дип сөйли БМО карамагында эшләүче хөкүмәтара климат үзгәреше экспертлары төркеме.
Менә түгәрәк йомылды…
Дөньяда климат проблемасының кискен булуын аңлыйлар. 2005 елда 192 ил тарафыннан имзаланган Киото протоколы үз көченә керде. Ул парник газлары чыгаруны киметүне таләп итә. 2015 елда Җир шарында глобаль уртача температура үсешен саклау буенча Париж килешүе төзелде. БМОның климат үзгәрүе буенча конвенциясе эшләнү стадиясендә. Күп кенә халыкара экологик оешмалар эшли. Проблеманы хәл итүгә хәтта Рим Папасы Франциск та кушылган, ул 2015 елда махсус энциклика бастыра. Ләкин экспертлар әйтүенчә, «илләрнең бурычлары һәм аларның парник газлары белән бәйле хәлне яхшырту буенча реаль чаралары арасында аерма бар».
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: «Хөрмәтле бакчачылар, Киото протоколын белегез, үзегезгә генә ышаныгыз. Моны кабул итәргә теләмәсәгез дә, безнең климат полосасындагы коры сезоннар җитди һәм озакка сузылачак. Шуңа күрә мелиоратор һөнәрен үзләштерегез, бакча үстерүнең тиешле стратегиясен булдырыгыз, корылыкка чыдам яшелчә һәм җиләк-җимеш сортларын сатып алыгыз һәм... үзегезне саклагыз! Экстремаль эсселек һәм сәламәтлек – бер-берсенә бик туры килмәгән чынбарлык».
«Татар-информ»нан тәрҗемә ителде