Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер секундта тормыш үзгәрә ала икән» — Ләйлә Дәүләтова юл һәлакәтенә очраган

Ул үзенең борчуы турында инстаграмга язган.

news_top_970_100
«Бер секундта тормыш үзгәрә ала икән» — Ләйлә Дәүләтова юл һәлакәтенә очраган
Салават Камалетдинов

Ләйлә Дәүләтова юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Әлеге бәхетсезлеккә Ләйлә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемне алыр алдыннан очраган. Шагыйрә бу турыда инстаграмда яза һәм инстачыларның: «Нигә тантаналы чарада күзлектән идең?» — дигән соравына җавап бирә.

«Шатлыкны бүлешсәң — арта, борчуны бүлешсәң — кими. Нишләп күзлектән идең дип сораучыларга, йокысыз борчылган күзләремне яшерер өчен. Җомга иртәсендә тантанага барасымны белә идем. Алдагы көнне йөрәгем тынычсыз булды. Ниндидер начар әйбер алдыннан гел шулай тынгысызлана ул. Аптырадым.

Берничә сәгатьтән минем машинаны бәрделәр. Бик көчле юл-транспорт һәлакәте булды. Мин күптән руль артында һәм машинаны ир-атлардан да яхшырак йөртәм дип уйлый идем. Кайвакыт ситуация синнән тормый икән. Бер секунд эчендә тормыш үзгәрә ала икән.

Чәч ясатып, матурланып, киемнәрне барлап әзерләнәсе урында, мин полиция хезмәткәрләре чакыртып, эвакуатор юллап, мәш килеп кич өйгә кайтып егылдым. Беркемгә дә әйтмәдем. Сиздермәдем. Сөйлисем дә, аңлатасым да килмәде. Әлбәттә, төнлә күзгә йокы кермәде. Кайгыдан елар идем — иртән матур исем аласым бар. Шатлыктан көләр идем — карыда күпме мәшәкать, чыгым. Кремльгә бераз соңарып килдем. Барысы да төш кебек узды.

Елмаеп торган йөз — бу кешенең бер кайгысы да юк дигән сүз түгел. Ул бу кеше көчле дигән сүз. Инстаграмдагы бәхетле йөзләргә карап фикер йөртергә, көнләшергә ашыкмагыз. Һәр кешенең сез башына да китерми торган борчуы булырга мөмкин. Тормыш тоташ проблема хәл итүдән генә тора. Иң мөһиме — проблемаларны гына уйлап, янәшәгездәге шатлыкларны, бәхетләрне күрми калмагыз һәм, әлбәттә инде, юлларда сак йөрегез. Догалар укып утырырга онытмагыз руль артына», — дип язган ул.

«Иң мөһиме — үзең исән-сау», — дип юата инстачылар шагыйрәне. «Афәрин, Ләйлә! Сез һәрвакыт кешеләрдә уңай эмоцияләр генә уятасыз! Уңай фикер калдырасыз. Ин мөһиме, көчле икәнегезне тагын бер кат расладыгыз! Машина тимер, ә тимер була ул. Азагы хәерле булсын, исән-имин йөр!», «Күрәчәк булган инде. Иң мөһиме — үзең, кызыңның әнисе исән-сау», — дип комменарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100