Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер санны ялгыш керткән»: Үсмер егет ялгыш күчерелгән акчага машина алган

Чит кеше акчасына алынган машинаны җәй көнне урлаганнар, бурычны кайтару өчен бу малайга абыйсы ярдәм иткән.

news_top_970_100
«Бер санны ялгыш керткән»: Үсмер егет ялгыш күчерелгән акчага машина алган
https://pixabay.com/

Бер ир-ат телефонында мобиль кушымтасын ачып, картадан картага акча күчерә. Шул чакта ул бер санны ялгыш кертә һәм акча чит кешегә күчерелә. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Мәскәү өлкәсендәге Лобна шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек Олег Г. бер танышыннан 40 мең сум акча алып тора. Аннары ул әҗәтен кайтару өчен картадан картага акча күчерә. Акчаны чит кешегә күчергәнен Олег берничә сәгатьтән генә абайлап ала. Акчаны ялгыш салган карта хуҗасына шалтырата. «Миңа берни дә килмәде», — дип җавап бирә аңа карта хуҗасы.

Олег исә полициягә барып гариза яза. Хәзер Лобна шәһәре судында «урлау» турында эшне карыйлар. Мәскәүдә яшәүче 17 яшьлек Сергей хөкем ителә.

«Чынлыкта, миңа акча килде. Дустым 35 меңгә „Жигули“ сата иде. Мин картадагы акчага машина сатып алдым. Район буйлап йөрергә ярап тора ул. Машина йөртү таныклыгым юк, үзем бераз йөртә беләм. Биш меңне вак-төяккә тотып бетердем. Дуслар белән кафега бардык», — дип сөйли бу егет.

Әлбәттә, бу күчерүләрне банк системасы теркәп барган. Җинаять эшендә шушы белешмәгә нигезләнеп гаепне исбатлаганнар.

«Мин ул турыда уйламадым да. Узар дип белдем, акча миңа калыр дип ышандым. Ләкин берничә көннән миңа полициядән шалтыраттылар», — дип сөйли Сергей.

Шуннан соң Сергей өй сагына алына, судка килгәндә аның аягына беләзек кидерәләр.

«Бәлки барысы да яхшы булыр әле. Мин Олегка 40 меңне кайтардым. Ул миңа дәгъва белдермим дип гариза язды. Җинаять эшен япмадылар инде, ул судта иде», — ди Сергей.

«Акчаны кайтару өчен, машинаны саттыңмы?» дигән сорауга Сергей «Юк» дип җавап биргән. «Машинаны җәй көнне үк урлап киттеләр инде, акчаны абый бирде», — дигән Сергей.

«Урлау» маддәсе буенча гаепләнүче 17 яшьлек үсмерне ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100