Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер санитарны чак буып үтермәделәр»: психиатрия клинкасында эшләүче сөйләгәннәрдән

Психиатрия клиникаларында көч куллану – гадәти хәл. Моңардан авырулар гына түгел, анда эшләүче хезмәткәрләр дә иза чигә. «АФиша.Daily» басмасы шул клиникалардагы шәфкать туташлары һәм табиблар белән сөйләшкән әңгәмәне тәрҗемәдә бирәбез.

news_top_970_100

М. (47 яшь, түләүле бүлек шәфкать туташы):

Мәктәптә укыганда ук «шәфкать туташы булам» дип хыялландым. Табиб язганнарны алар башкара бит, аннан соң авырулар терелә, хәлләре җиңеләя. Әни каршы булды, шуңа күрә мин филолог булдым. Үз һөнәремдә уңышларга ирешсәм дә, 42 яшемдә медицина өлкәсенә кереп китәргә карар кылдым. Күз алдыгызга гына китерегез, мин редактор кәнәфиеннән медицина көллиятенә, кешенең арт ягына укол кадарга киттем.

Психиатрия өлкәсендә эшләрмен дип уйлаганым да булмады. Безнең бүлек мөдире, көлеп: «Монда очраклы кешеләр юк», – дигән була. Дустым ярдәме белән, психиатрия клинкасының хатын-кызлар бүлегенә кече медицина хезмәткәре булып эшкә урнаштым. Анда бер ел санитарка булып эшләгәннән соң, мин медицина көллиятенә укырга керергә карар кылдым. Палата шәфкать туташы булыр өчен мин 4 ел буе укыдым да, эшләдем дә. Инде эшли башлавыма 6 ел була, әле китәргә уйламыйм.

Безнең психиатрия клиникасында пациентлар алмашынмый диярлек. Иртән син аны хастаханәдән чыгарасың, ә кич ул кабат килә. Кемдер еллар буе ята монда. Тора-бара бу кешеләр, авыруларны тормышыңның бер өлеше итеп карый башлыйсың, алар гаилә әгъзалары кебек була башлый. Алар белән сөйләшәсең, зарларын тыңлыйсың.

Психиатрия клиникалары – бөтенләй башка дөнья. Монда үзенең мораль-этик кагыйдәләре дә бар, бөтен кеше дә биредә эшли алмый. Иртән яңа гына эшкә килеп, төш вакытында инде ташлап чыгып китүчеләр дә байтак булды. Берсе хәтта үзенең әйберләренә кадәр онытып калдырган иде, артыннан куып тотып тапшырырга туры килде.

Нервыларыңның бик нык булуы кирәк. 5 ел хатын-кызлар бүлегендә эшләп, бик күпне күрергә туры килде. Мондагы шәфкать туташлары барысын да эшли белә. Авыруны китерәләр, ә ул кулын, я бармагын кискән, син аны бәйлисең, бу – хирургия өлкәсе. Берсенең тире авыруы була, моңа да шифа табарга тырышасың. Монысы инде дерматологиягә карый.

Берсендә бер хатынны юындырырга алып бардым, карасам, күкрәк асты кортлый ук башлаган иде. Менә шулай барына да ияләнәсең.

Һәр пациент – үзенең бер кечкенә генә дөньясы яисә берничә дөньясы булган шәхес. Кайбер авыруларга җылы сүз белән генә йогынты ясап була, башкасына катырак торырга кирәк, ә инде өченчесен, мактамыйча, берни дә эшләтеп булмаячак. Кайберсенең уен кагыйдәләрен кабул итеп, аларча кыланган очраклар да булды. Мәсәлән, Алтын Урда алтынын урлаганда катнаштым. Тузга язмаган ысуллар кулланганчы, алар белән уртак тел табып, компромисс табу кулайрак минем өчен. Яшермим, якасыннан сөйрәп кушканны эшләтүче хезмәткәрләр дә бар.

Авыруларга тыюларны да, шулай теләгәнгә түгел, ә кагыйдәләр шундый булганга кертәләр. Мәсәлән, карандашларны болай гына бирергә ярамый. Бер шәфкать туташыннан, рәсем ясыйм дип, бер авыру карандаш сорап ала. Аны махсус бүлмәдә күзәтү астында гына эшләргә ярый. Ул авыру адекват иде инде, хастаханәдән чыгарга әзерләнә иде. Шул вакытта икенче авыру килеп, ул карандашны тартып алып, шәфкать туташының күзенә кадый. Ул шәфкать туташы башта – күзен, аннан эшен дә югалтты. Мәсәлән, ашханәдән ризык алып чыгарга да ярамый. Авырулар аның аркасында талашып китәргә мөмкин. Шул вакытта икенчесе ризыкны, ашыгып, авызына тыга башлаячак, тыгылачак. Минем кизү тору вакытында шундый очрак булганы да бар. Чак үлми калды. Бер авыру караватына бәйләп куелган иде. Бер мәрхәмәтлесе, ашатам дип, авызына ризык тыккан. Үлде, коткарып калып булмады.

Соңрак мин шул ук бүлектә коронавирус белән авыручылар янына эшләргә күчтем. Бу чир белән инде 2 тапкыр авырдым. Үзен «япон императоры» дип атаучы бер авыру бар иде. Тавышлана, котырына башлагач, аның янына килдем, тынычландырмакчы идем – сугыша башлады, битлек һәм костюмымны салдырды да битемә төкерде. Менә шулай авырып киттем.

Еш кына безгә психик диагнозы булган, әмма авыруы көчәйгән вакыты булмаган кешеләр дә килеп эләгә. Мәсәлән, бер инвалидны өйдә карап туйганнар, аны ашатасы, киендерәсе, юындырасы бар бит. Туганнары безгә китерделәр дә, йоклавы начар, дип калдырып киттеләр. Аны бит алып та китмәскә мөмкиннәр, шулай итеп, алар еллар буе психик клиникада ятарга мәҗбүр. Шалтыраткач: «Мин алып китә алмыйм», – диләр, ә үзләре аңа тиешле пенсия, түләүләрне алып яталар. Кызганыч, без моңа берничек тә тәэсир итә алмыйбыз шул.

Монда эшли башлагач, иң беренче итеп, сугудан читкә тайпылып калырга өйрәндем. Аңа кадәр күгәргән җирләр белән өйгә кайта идем. Ирем: «Сине анда кыйныйлармы әллә?» – дип сорый иде.

Эш урынының спецификасын да аңларга кирәк. Психиатрия клиникаларында көч куллану күп, диләр. Чынлыкта кайбер авырулар, диагнозлары аркасында, көчне генә аңлыйлар. Сөйләшүләр дә файдасыз. «Син яисә сине» кебек сайлау очраклары килеп чыкканда, нәрсәне сайлау аңлашыла инде. Безнең бит барыбызның да өйгә исән-сау кайтасы килә. Әлбәттә, көч куллану берәүгә дә рөхсәт ителми. Ә менә сиңа йодрык янаганда, адреналинны тыеп калып булмый шул. Мине кыйнаган очракта, мин үземне яклаячакмын, ә ак халат монда берни дә хәл итми. Бу бүлектә мин һәм тагын бер санитарка эшли. Икебез дә – 48 кг авырлыктагы хатын-кызлар. Безгә берәү дә ярдәмгә килмәячәк, качып котыла алырлык ишекләр дә юк.

«Кеше факторы» дигән төшенчәне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Без дә кешеләр: арыйбыз, тыелып кала алмыйбыз. Бер авыруны юындырам, ә ул тузына, битеңә төкерә, теләсә нинди оятсыз әйберләр әйтә, балаларыма яный башлады. Ә болар – минем өчен иң кадерле нәрсә. Кизү тору вакыты – 24 сәгать. Менә шуңа ничек итеп тәүлек буе түзеп торырга була?! Сугып җибәрмисеңме? Әлбәттә, сугасың. Болай ярамый, моның өчен эштән дә куарга мөмкиннәр. Минем 20 меңлек эш урыныма чират торучылар юк шул. Конфликт чыккан урыннан 5 минутка гына булса да китеп тору ягын хуш күрәм. Физик көчне мин үземә ташланганда гына кулланам. Күбесенчә, авырулар белән уртак тел таба алам.

Узган елны Хезмәт министрлыгының яңа карары чыкты. Аның буенча бездә сигнализация, тревога төймәсе булырга тиеш. Бездә ул юк. Син бары тик: «Мине үтерәләр!» – дип кенә кычкыра аласың, әлбәттә, бумасалар. Үземне дә буа башлаганнары булды, ярдәмгә дә чакырып булмый ул вакытта. Кыйнаудан аңымны югалта башлаган идем инде.

Шунда эшләгән вакытта борынымны, кул чугын да сындырганнары булды, контузия дә алдым, баш мие селкенгәне дә булды. Безнең сак хезмәткәрләре юк. Хатын-кыз бүлегенә ир кешене эшкә алмыйлар, ярамый. Ә менә шәфкать туташын кыйнарга ярый, үзең гаепле, саграк булырга иде.

Тагын бер бик зур проблема бар. Кече медицина хезмәткәрләре җитешми. Санитарка берәү генә. Аңа 12 кешене юындырырга кирәк. Авыру үз уйларында – тәрәзә артында фашистлар йөргәндә, бер хатын килеп, моның арт ягын юмакчы була, ә ул тузына. Менә шунда бераз күтенә биреп алу – усаллыкмы? Бәлки, моңардан башка гына буладыр, әгәр дә бу эшне 1 түгел, ә 3 санитарка эшләсә.

Безнең бүлектә 75 кешегә кадәр ятарга мөмкин. Норма буенча 20 кешегә 1 шәфкать туташы һәм 15 кешегә 1 санитарка туры килергә тиеш. Ә бездә – 1 шәфкать туташы һәм 2 санитарка. Һәр авыруны торгызырга, бәдрәфкә алып барырга, юындырырга ярдәм итәргә кирәк. Мин эшкә 36 сәгатькә киләм. Башта көне буе эшлим, өйдә кунам да, тагын бер тәүлеккә киләм. Хезмәт хакы – 20 мең, эшләргә кеше юк. Ирем җитәрлек эшләмәгән булса, монда калган булыр идемме икән мин, белмим.

Уңай яклары да юк түгел. Ике отпуск ялы бар – 28 һәм 35 көн. График: 1 көн эшләп, 4 көн ял итәбез, пенсиягә 50 яшьтә чыгабыз. Хәзер безгә эчкечелектән дәваланган яисә заманында хөкем ителгән кешеләр дә санитар булып эшләргә килә. Алалар, чөнки башка кешеләр юк эшләргә.

«Бездә психиатрга барырга куркалар»

Е. (30 яшь, табиб, психиатр):

Ординатураны да исәпләсәк, минем эш стажым – 5 ел. Көндезге бүлектә психиатр булып эшлим. Авырулар минем янга билгеләнгән вакытта килеп-китеп йөриләр. Бездә төрле бүлекләр бар: авырулар тәүлек буе яталар, яисә шулай көндез табиб белән аралашырга, төрле психологик реабилитация чараларына килеп йөриләр.

Авырулар төрле – 15 яшьтән алып 99 яшькә кадәр. Алар арасында эшләүчеләр, студентлар, эшсезләр дә, иҗади һөнәр ияләре дә җитәрлек. Мин аларның тормышларыннан тулысынча хәбәрдар. Сөйләшә башлаган, йөри башлаган, балалар бакчасындагы вакытлары турында да беләм. Аларга карата хисләрем төрле була. Иң мөһиме: алар минем эшемә тискәре йогынты ясарга тиеш түгел.

Дәүләт хастаханәсендәге эштән күп табиблар түләүле клиникаларга күчәләр, түзә алмыйлар. Кече медицина хезмәткәрләре җитешми. Югыйсә, шәфкать туташларының хезмәт хакы да әйбәт, стажлары да 1 елга 2 ел исәбеннән бара. Шулай да эшләргә кеше юк. Дәүләт моның белән ничектер көрәшә, дип тә әйтә алмыйм. Яхшы белгечләр монда тоткарланмый. Бездә пенсионерлар һәм башка җиргә эшкә урнаша алмаган кешеләр генә кала.

Шәфкать туташларының эшләре күп. Алар тәүлек буе авырулар янында. Тынычландырырга хәлләре калмаганда, авыруларга «эләгә дә». Ковид вакытында бу аеруча сизелә иде. Аннары борчулы кешеләр саны да артып китте. Ковид белән чирләгәннән соң килүчеләр дә булды. Аларның йокы белән проблемалары башлана, ашый алмыйлар, юкка борчылалар, паникага биреләләр.

Кайбер авырулар янәшәсендә булганда, мин үземне күкәй кабыгыннан йөргән сыман хис итәм, чөнки алар бик тиз, юкка да үпкәләп, барысын да авыр кабул итәләр. Хәтта гади генә «юк» сүзе дә аларны яралый. Мондый кешеләр күп булганда, бик арыта. Мин башка булдыра алмыйм, башка чыдар хәлем калмады, дигән вакытларым да булгалый. Без дә кешеләр бит. Тотрыклы булмаган заманга эштәге авырлыклар да кушылгач – бигрәк тә.

Вакыт-вакыт, эштән китәргә кирәк, дигән уй да килә. Бераз утырып, ял итеп алсаң, тагын эшлисең аннары. Бөтенесен дә терелтәсе иде дә бит, тик ул алай гына булмый шул. Психиатриядәге күпчелек диагнозлар – хроник. Ял итеп, игътибарны башка нәрсәләргә күчереп алып эшләргә кирәк, югыйсә, үзеңнең дә бик тиз эштән чыгуың бар.

Атнага берничә көн түләүле клиникада да эшләп алам, ләкин анда тулысынча китәсем килми. Поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләрнең авырулары көчлерәк була, гадәттә, алар эшли алмыйлар. Түләүлегә килүчеләргә теләктәшлек, ярдәм кирәк. Бөтен кеше дә аена 10 мең сум акчаны психик диагнозын дәвалау өчен чыгарып сала алмый. Мин шуңа күрә дәвалану өчен түли алмаган авыруларга ярдәм итәргә тырышам.

Беләм, кайбер табиблар «диагнозлы» кешеләр белән бик тупас кылана. Бу хакта сөйләргә яратмыйм. Табиб үз-үзен кулда тота алмый икән, монда клиникада хәлләр дә әйбәт булмаячак. Безнең илдә кешеләр психиатрларга барырга курка. Алар совет заманыннан калган куркыныч тарихларны искә төшерә. Моны бүген дә еш күрергә була. Мәсәлән, бала табып депрессиягә бирелгән хатын суицид кылырга уйласа, аның турында «юләр, дуркада утырырга тиеш» дип язып чыгалар. Психиатриягә бик күп мифлар, курку катыш куркыныч нәрсәләр кереп тулган.

«Үтерәм!» – дип ташланучылар да булды»

Шәфкать туташы, 25 яшь:

Мин – урта белемле шәфкать туташы. Белгечлегем буенча мин наркология, психиатрия бүлекләрендә эшли алам. Медицина юлыннан китүем очраклы гына килеп чыкты.

Психиатриягә мин, укып бетергәч үк, 2015 елда килдем. Безнең хастаханәнең 2 корпусы бар, өч катлысы – психиатрия бүлегенә, икелесе наркологиягә бирелгән. Мин 2 бүлектә дә эшлим. Монда ирләр дә, хатын-кызлар да, 30 яшьлекләр дә, әби-бабайлар да бар.

Эшкә килгән вакытларда барысы да кызык иде. Шизофренияле, галлюцинацияле кешеләрне көн дә очратмыйсың бит. Соңыннан барысы да бергә кушылып, бер массаны хәтерләтә башлады.

Иртә кизү алмашыннан, кәгазь эшеннән башлана. Авыруларга даруларны бүләбез, укол һәм башка төр эшләр. Без тәүлек буе эшлибез. Кизү торганда 4 кеше булабыз: табиб, шәфкать туташы, санитар һәм санитарка. Табиб биргән күрсәтмәләрне без үтибез, санитарлар исә шәфкать туташларына ярдәм итә: авыруны яткыза, бора һәм башкасы.

Эштән китәсе килгән чаклар да күп булды. Бигрәк тә хезмәт хакын 2 тапкырга диярлек киметкәч. Психиатриядә эшләү минем өчен деградация белән бер. Эш бертөрле, укыган әйбернең өчтән бере белән генә эш итәбез.

Авырулар төрле. Кайберләре сөйләшми диярлек, икенчеләре киресенчә, аралашырга ярата. Кызганып та куябыз инде аларны. Гомер буе ничек яши икән, дип. Медицинада «этика» дигән әйбер бик кирәк. Кайсы белән көлешеп тә аласың, кемнедер бераз орышып та – һәрберсенә үз «ачкычын» табарга кирәк. Мин аларга һәрвакытта үземнең нәрсә һәм ни өчен эшләгәнемне сөйләп аңлатырга тырышам. «Неадекват»лар рәтеннән саналганнар белән дә – шулай ук.

Берсендә постта документлар тутырып утыра идем, урындык очып килеп бәрелде. Пациент янгын чыккан дип белгән һәм, тәрәзәне ватып, мине коткармакчы булган. Мин утырган җир ныгытылган пыяладан эшләнгән иде. Бер карасаң, ул яхшылык кылмакчы булган, ә шул ук вакытта ул мине бәреп тә үтерә ала иде бит.

«Үтерәм!» – дип акырып теш щеткасы белән ташланган вакытта, авыруны санитар тотып калып ярдәм итте. Бер санитарны «диагнозлы» кеше чак кына буып үтермәде. Кулдан дару тутырылган шприцны тартып алып муенга кадарга җыенганнары да булды. Мондый очраклар күп инде, саный китсәң.

Агрессив авыру белән сөйләшеп карарга була, тик шулай да алдан санитарны чакырып куярга кирәк. Сүгенү – иң гаепсез очрак булып санала бездә. Алар безгә агрессив гамәл кылса да, без аларны берни дә эшләтә алмыйбыз. Алар – авыру. Бәйләп кенә куя алабыз. Кайвакытта бер авыруны бәйләп кую өчен дә 4 санитар кирәк була.

Тулаем алганда, эшемне, хезмәттәшләремне яратам. Теләмичә эшкә барам дип әйтә алмыйм. Реанимация бүлегенә күчәсем килә, тик бездә кеше җитми. Шәфкать туташлары чак кына эштә яшәмиләр, аларны да ташлап китә алмыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100