news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер шалтырату — һәм миллион сумга якын бурыч: Чаллы кызы ялган банк хезмәткәренә ышанган

news_top

Чаллыдагы көллият студенткасына бер көнне көндез банктан шалтыраталар. Ир-ат үзен банкның иминлек хезмәткәре дип таныштыра. Ул кызга мошенниклар аның исеменә кредит рәсмиләштерүен һәм аны кичекмәстән шуны гамәлдән чыгарырга кирәклеген әйтә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

«Мәсьәләне хәл итү» өчен ул гади юл тәкъдим итә — шул ук суммага кредит рәсмиләштереп, акчаны күрсәтелгән счетка күчерергә.

Яшь кыз «банк хезмәткәренә» ышана һәм 960 мең сумлык кредит рәсмиләштереп, акчаның барысын да чит счетка күчерә. Соңрак ул акчаның барып җитү-җитмәвен белергә тырыша, әмма «банк хезмәткәре»нең телефоны элемтәдән өзелгән була.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе («Мошенниклык») нигезендә җинаять эше кузгатылган. Зыян күрүчегә шалтыраткан телефон номерлары илнең төрле шәһәрләрендә теркәлгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар