news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер сәгатьтә әзер була торган торт рецепты

news_top
Бер сәгатьтә әзер була торган торт  рецепты
"Актаныш таңнары"

«Бу торт бик җиңел әзерләнә, шулай булуга карамастан, бик тәмле килеп чыга», – дип уртаклаша «Актаныш таңнары» газетасы.

Камыр өчен 1,3 стакан он, 1 стакан шикәр комы, 3 йомырка, 2 аш кашыгы бал, 1 бал кашыгы чәй содасы кирәк була. Шоколадлы коржлар яратсагыз, камырны 2 аш кашыгы какао өстәп басыгыз.

Крем өчен: 1 стакан каймак, ½ стакан шикәр комы.

Он, шикәр комы, йомырка, бал һәм чәй содасын (аз гына аш серкәсе яки лимон суты белән сүндерергә кирәк) кушып камыр басабыз һәм аны өч өлешкә бүлеп, җәеп, өч корж пешереп алабыз.

Крем әзерләү өчен каймакка шикәр комын өстәп туглыйбыз. Коржлар суынгач, алар арасына кремны ягып, өябез. Әзер торт өстен угычта уылган шоколад белән бизәп, суыткычка куябыз.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар