Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берәрсенең башына гына төшмәсен!» - Фирдүс Тямаевка оригиналь бүләк биргәннәр

Җырчыны тамашачысы оригиналь бүләк белән сөендергән.

news_top_970_100
«Берәрсенең башына гына төшмәсен!» - Фирдүс Тямаевка  оригиналь бүләк биргәннәр
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаевның Әлмәттә концертлары узды. Җитмәсә, Фирдүсне тамашачысы оригиналь бүләк белән дә сөендергән. Бер ханым җырчыга кулдан ясалган чәчәк бүләк иткән. Җырчы инстаграм сәхифәсенә әлеге бүләкне кабул итү мизгелләре сурәтләнгән видеоны урнаштырган.

«Менә бу бүләк, ичмасам! Мин моны ел саен хатыныма 8 мартка бүләк итәрмен әле. Бозылмый да. Рәхмәт, туганым! Ун ел концертлар куеп йөрсәм дә, мондый чәчәк биргәннәре юк иде. Берәрсенең башына гына төшмәсен. Супер! Менә бит мәхәббәт!» — дип гаҗәпләнеп сөйли җырчы.

«Нишләп кочаклап үбеп тә алмадың инде? Календарь да бирмәдегезме?» — дип аптырап язган бер инстачы.

«Үптерергә дип түгел, бүләк бирергә генә менгән идем», — дип җавап биргән бүләкне тапшыручы үзе.

«Фирдүс үзе дә югалып калды бугай»;

«Тямай в шоке»;

«8 мартка кадәр 14 февраль бар әле. Туры да килеп тора Гашыйклар көненә», — дип җырчының шатлыгын бүлешкән виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100