Бер ресторанның берьюлы биш хезмәткәре үлгән
Уфа ресторанында эшләүче бер кеше ресторан ишегалдындагы коега су сүндерү өчен төшкән һәм аңын югалткан.
Хезмәттәшләре бу кешене коткарырга килгән. Алар да коега төшкән һәм барысы да шунда аңын югалтып егылган, дип хәбәр итә "Башинформ".
Бу коеда агулы газ җыелган булу ихтимал, дип фаразлыйлар.
Коткаручылар зыян күрүчеләрне җир өстенә алып чыккан, тик коткара алмаганнар. Тикшерү комитеты фаҗига сәбәпләрен ачыклый.