Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер районда махсус операциядән ялга кайткан ике егет бер-бер артлы фаҗигале һәлак булган

news_top_970_100
Бер районда махсус операциядән ялга кайткан ике егет бер-бер артлы фаҗигале һәлак булган

Башкортстанның Күгәрчен районына махсус операциядән отпускка кайткан егет фаҗигале һәлак булган, дип яза «Кугарчинские вести».

Олег Николаевич Петров яраланганнан соң дәваланырга кайткан була. 4 октябрьдә ул Аралбай авылы янында юлда авариягә юлыга, икенче көнне хастаханәдә үлә.

Олег 1996 елның 23 мартында Аралбайда туган, тракторчы булырга укыган. Хезмәт иткән җирендә – Тоцкида контракт белән хезмәт итеп кала. Аны туган авылында җирлиләр.

8 сентябрьдә Күгәрчен районында тагын бер егетне – 20 яше туларга 21 көн кала һәлак булган Гыйльманов Артем Раил улын җирлиләр. Ул да отпускка кайткан чакта авариядә һәлак була.

Артем 2003 елның 29 сентябрендә Новопокровское авылында туган. Педколледжда укыган, Мәскәүдә хезмәт иткәч, контракт белән хезмәт итеп калган. Махсус операциядән исән-сау ялга кайта һәм туган ягында һәлак була…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100