Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер районда этләрне агулап йөриләр, дигән хәбәр таралды

news_top_970_100
Бер районда этләрне агулап йөриләр, дигән хәбәр таралды

Питрәч районының Шигали бистәсендә билгесез кешеләр этләрне агулап йөри. Билгесез затларның машинада килеп туктап, җиргә нәрсәдер салып киткәннәрен күргәннәр. Шуны ашаган 6 этнең инде 4се интегеп үлгән, дип яза «Татарстан тормышы» телеграм-каналы. Таралган видеода бер эт, чиный-чиный, калтырый-калтырый, газапланып, карда ята.

Былтыр октябрь аенда да Иске Шигали авылында моңа охшаш хәл булган. Ул вакытта бер ир-ат бер ярым-ике айлык көчекләрне үтергән. Бу бәндәнең кем булуын ачыклаганнар, ул үз гамәлләрен тирә-юньдәгеләрнең тормышын саклау теләге белән аңлаткан.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм «Хайваннар дөньясын саклау» партия проектының Татарстан координаторы Искәндәр Гыйниятуллин ул вакытта «ВКонтакте» сәхифәсендә бу хәл турында язган иде. Көчекләрне күрше йортта яшәүче бер хатын-кыз ашатып торган, барлыгы 12 эт баласы булган.

22 октябрь төнендә хатын-кыз этләрнең берсен асып куелган хәлдә күрә, өчесе генә исән калган була. Тагын берсе күрше йортта табыла.

«Кешеләр, сез хайван гына түгел, сез әшәкерәк – сез җанварлар! Яклаусыз җан иясе белән ничек шулай эшләп була?! Шулай вәхшиләрчә асып куяргамы?!!! Ни өчен Питрәчтә мондый хәл булган? Чөнки быел да шушы ук авылда этләрне күпләп үтерделәр – анда кем яши сезнең, нинди кабәхәтләр?!» – дип язган Искәндәр Гыйниятуллин ул вакытта.

Аның сүзләренчә, октябрь аена кадәр дә, апрель аенда Питрәч районында үлгән этләр табылган. Ул вакытта Гыйниятуллин социаль челтәрдәгеләрдән бу турыда ни дә булса белүчеләрне эзләде. Прокуратурадан җинаять эше ачуларын сорады.

«Барлык билгеле маньяк-киллерлар яклаусыз җан ияләрен – мәчеләрне, этләрне, бакаларны мыскыл итүдән башлаганнар. Аннары алар кешеләр янына киткәннәр. Сезнең арада йөрүчеләрдән сак булырга кирәк», – дип фикерен белдергән түрә.

Бүгенге очрак – агулау очрагы турында Питрәч районы прокуратурасы полициягә мөрәҗәгатьләрне теркәргә, тикшерүне оештырырга йөкләмә биргән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Кабэхэт жаннар, жаннар диеп атап та булмый эле аларны, тормэдэ андыйларнын урыннары, балаларын нинди язмыш котэ икэн бу бэндэлэрнен
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100