news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер рәссам Коръән китабын 700 метрлы төргәккә кулдан язган - видео

Кулъязма зур агач тартмага салынган. 

news_top
Бер рәссам Коръән китабын 700 метрлы төргәккә кулдан язган - видео

Мисыр рәссамы Саад Мөһәммәд 700 метрлы Коръән китабын кулдан язган. Ул бу эшен Гиннессның рекордлар китабында теркәргә җыена. Бу турыда Middle East Eye порталына сылтама белән Казахстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте  итте.

Саадның Коръән китабы уникаль булып чыккан. Ул кәгазь төргәккә язылган. Төргәк озынлыгы 700 метр. Кулъязма зур агач тартмага салынган. Тарманың ике ягында махсус тәгәрмәчләр бар.

«Бу Коръәннең озынлыгы 700 метр. Аны ясау өчен бик күп кәгазь китте», — дигән рәссам.

Саад Мөһәммәд Коръәнен Гиннессның рекордлар китабына кертергә ниятли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар