Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер рәхәтнең - бер михнәте: Айдар үлгәч тә, улы аны кичермәде...

Айдарның малае гына әтисен кичерә алмый. Ул яшь чакта әтисенең читкә йөрүе аркасында әнисе авырып киткән дигән фикерендә кала.

news_top_970_100

Айдар белән Мәрьям гаилә коргач, яшь гомерләрен шәһәрдән шәһәргә күчеп уздырды. Айдар хәрби иде, балалар кечерәк булганда ул хатынын әнисендә калдырып китте, үзе кайткалап йөрде. Әмма берсендә ераграк шәһәргә киткәч, кайтулары сирәгәйде. Шул вакытта Мәрьям ике баласын алды да, иренә әйтмичә, ул хезмәт иткән шәһәргә юл алды.

Юл буе поездда ике бала белән килгәндә хатын күп уйланды, шикләнүләре хак булмаса иде дип теләде. Әмма Мәрьямгә хыянәт ачысын татырга туры килде. Шушы вакытта иренең «ник килдең» сүзләреннән Мәрьямнең күз аллары караңгыланды, ә улы кечкенә булса да эшнең нәрсәдә икәнен аңлады һәм шул вакытта чыккан тавыш балалар күңелендә авыр хатирә булып сакланды.

Мәрьямнең сабырлыгы, балаларны әтисез калдырмаска теләве көчле булды, аларның гаиләсе сакланып калды. Мәрьям бер зарланмый, ире белән шәһәрдән шәһәргә, фатирдан фатирга күчеп йөрде. Шундый тормышта еллар узды, яшьләр өстәлде, балалар үсте.

Айдар пенсиягә чыгып, алар Казанда алып куйган фатирларына кайтканда балалар буй җиткән иде. Ул фатирда бәхетле гомер еллары гына санаулы булды.

Мәрьям кинәт авырып китте. Табибларга да күп йөрделәр, сизелерлек алга китеш булмагач, им-томчылар да калмады. Әмма бу авыруны кабул итәргә һәм шуның белән яшәргә өйрәнергә кирәк булды. Мәрьям кеше ярдәменә мохтаҗ иде, ул кулына кашык та тотып ашый алмый, сөйләшә дә алмый торган хәлгә килде. Айдарга чибәр, уңган-булган хатынын шундый хәлдә күрү бик авыр булды. Гомер көзе якынлашса да, алар бергә яшәгән дә кебек түгел бит әле.

Айдар Мәрьям белән авылда яшәве уңайлырак булыр дигән фикергә килеп, авылдан йорт сатып алды. Казандагы фатир акчасын ике баласына бүлеп бирде дә, авылга кайтып урнашты. Авыл йортында бөтен уңайлыкларны тудырды. Мәрьямне юындырырга җайлы булсын өчен мунчага да өйдән керә торган итеп ясады, хатынын режим белән ашатты, тәрбияләде. Мәрьямнең хәлендә алга китеш күзәтелмәде, киресенчә, аның хәле елдан-ел начарланды.

Айдар белән Мәрьямнең балалары авылны үз итмәделәр. Кызы бер көнгә кайтып китә иде, ә малае бөтенләй кайтмады. Ата белән улның мөнәсәбәтләре киеренке иде. Шуңа да улы авылга ике тапкыр — әнисен һәм әтисен генә җирләргә кайтты. Балалар әниләренең авыруын әтиләреннән күреп, Айдарга үпкә сакладылар. Әмма аларның әниләре янына кайтмавын берни белән дә аклап булмый иде. Әтиләренә дә авыр иде, бик авыр…

Айдар бакчасын да карады, кош-кортлар да асрады, йортны да чиста тотты, ашарга да пешерде, күрше-тирәнең йомышын да үти иде. Авылда биш ел яшәгәннән соң, Айдар хатын эзли башлады. Ул хатыннар килә торды, китә торды. Беренчедән, Айдарның холкы бик начар, теле әче, ә икенчедән, аның авыру хатынын карарга кирәк иде.

Ялгыз яшәүче хатыннар бергә яшәргә риза булып киләләр дә, озак тора алмый кайтып та китәләр. Айдар хәтта яшь балалы үзенең кызы яшендәге хатын белән дә яшәп карады. Әмма яшь ханымның авыру хатынны карыйсы килмәде, китеп барды.

Соңгы килгән Нәзирә ханым Айдарның холкына түзде, аның хатынын өч ел карап соңгы юлга озатты. Нәзирәнең үпкәләп чыгып китәр урыны юк иде. Ире вафат булгач, аны гомер иткән өйдән кайнанасы куып чыгарган. Ике буй җиткән малае әби белән калган, ә авыру кызын үзе белән алган. Нәзирә кызы белән фатир яллап яшәгәндә Айдар белән танышкан. Ул вакытта инде кызы кияүгә чыгып бала тапкан, әмма ире белән яшәп китә алмаганнар. Айдар Нәзирәнең кызы белән оныгын да фатирлы итә, социаль программа буенча фатир алырга ярдәм итә.

Нәзирә килгәч, Айдарның кызы да баласы белән кайтып йөри башлады, каникулларга улын да калдырып китә. Бер көйгә тормыш иткәндә, хатыны вафатына 6 ел булгач, Айдар кинәт авырый башлый. 70 яшенә җиткән ир-атта яман шеш таптылар һәм ул операциядән соң бер атна эчендә үлеп тә китте.

Кыз белән улы әтиләрен җирләп кайткач та өйнең кем исемендә булуы, машинаны бүлү турында сүз кузгаттылар. Әмма Айдар Нәзирәнең барыр җире юк, ул-бу була калса, ул урамда калмасын дип йортны аңа яздырган иде. Әтиләренең машинаны сатып, акчасын өчкә — кызына, улына һәм хатыны Нәзирәгә бүлделәр. Айдарның кызы үги анада үз әнисенең алтын бизәнү әйберләрен күреп ала, «мин аларны әнинең төсе дип үземә алырга телим», ди. «Аны әтиегез миңа әниегезне караган өчен бүләк итте», — дип Нәзирә дөресен әйтеп бирә.

Айдарның балалары үги ана белән «ямьсезләнми», кызы белән оныгы да кайтып йөри. Әмма Айдарның малае гына әтисен кичерә алмый. Ул яшь чакта әтисенең читкә йөрүе аркасында әнисе авырып киткән дигән үз фикерендә кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100