Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер пычак сынгач, икенчесен алган». Яшь егет интернетта танышкан тол хатынны үтергән

news_top_970_100

Новосибирск шәһәрендә яшәүче хатынны интернетта танышкан егет вәхшиләрчә үтергән. Хатын үзеннән 2 тапкыр яшьрәк егетне фатирына чакырган булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Читада туган 26 яшьлек Виктор Н. 3 тапкыр хөкем ителгән. Соңгысын Хабаровскида машина урлаган өчен хөкем ителгән. 2019 елда иреккә чыккач, Новосибирскига килеп, төзелешкә эшкә урнашкан. Интернетта үзеннән 2 тапкыр диярлек өлкән хатын белән танышып, кунакка килгән.

Фатирга килгәч, хатынның муенында алтын чылбыр, алтын алка күрә. Шуларны талап алыр өчен, кухнядан пычак ала һәм хатынга күп тапкыр кадый.

Мәрхүмә хатын Светлана исемле. Якыннары аны 8 мартта эзли башлый. Бәйрәм көнне беркемне дә котламагач, аны югалталар. Улы әнисе янына килә, тик фатирга керә алмый – ишектә ачкыч эчке яктан тыгып куелган була. Бәйрәмдер дип уйлап, ишекне ватмый торалар.

«Икенче көнне иртән эшкә барганда аның балкон ишеге ачык булуын, кухняда ут януын күрдем», – ди сеңлесе Ольга.

Аннары полиция чакыралар. Коткаручылар хуҗабикәнең канга баткан мәетен таба.

51 яшьлек Светлана ярты ел элек тол калган, ире үлемен авыр кичергән. Ләкин, туганнары сүзләренчә, бик актив була, киләчәккә планнар кора.

«Ул гел кеше белән булырга теләде, ялгызлыктандыр. Танышулар сайты турында миңа сөйләмәде, мин моны үтерүдән соң гына белдем», – ди дус хатыны.

Соңрак ачыкланганча, фаҗига булыр алдыннан Светлана яшь егет белән таныша, 8 мартка аны кунакка чакыра.

«Яңа танышлар, аралашканда, бераз талаша. Гаепләнүче пычак ала һәм күп тапкыр хатынга кадый, аннары 60 мең сумлык әйбер урлап кача», – дигәннәр тикшерүчеләр.

Ир-атны 11 мартта кулга алганнар.

«Ул – кеше түгел. Хатынның гәүдәсендә пычак сынып калгач, ул яңа пычак алган, тагын суга башлаган. Бу – ерткыч, аны кешеләр янына чыгарырга ярамый», – ди Ольга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100