“Бер плитка шоколад артыннан тозлы кыяр”: Эльвира Хамматовага ни булган?
Җырчы тозлы һәм балланы үлеп яратуын әйтә.
Эльвира Хамматова инстачыларына мөрәҗәгать итте.
“Күңелле тәмле яллар булсын. Баллыны һәм тозлыны үлеп яратам. Бер плитка шоколад ашап куйганнан соң, артыннан тозлы кыяр булырга бик мөмкин. Барлыйм әле үзегезне. Арагызда шундый сәерләр бармы?” – дигән ул.
Җырчының инстадуслары арасында бәрәңгене варенье белән ашаучы да бар икән.
Бер укучысы исә: “Гүзәл Уразова да синең кебек тозлы кыяр белән шоколад ашап утыра иде”, - дип хәбәр итә.
Аңа каршы Эльвира: “Анда башка хәл бугай!” дип язган.