«Бер пачка долларны тузан суырткыч белән чак кына суыртмадым»: өй җыештыручы тарихы
Клининг хезмәтеннән зур фирмалар гына түгел хәзер гади кешеләр дә бик яратып куллана. Өй җыештырырга йөрүче берничә хатын-кыз үзләренең тарихлары белән бүлеште.
Ремонттан соң чыккан тузанны, чүп-чарны җыюны, яз көннәрендә тәрәзә юуны һәм гомумән, өй җыештыруны махсус хезмәт чакыртып та башкарырга була. Клининг хезмәтеннән файдаланучылар байтак хәзер. Яңа ел тирәсендә өй җыештыручыларның эше тагын да арткан: барысына да чиста, җыелган өй кирәк. Вакыт чаба, аның артыннан кешеләр куа, өй җыештырырга, тузан сөртергә, идән юарга вакыт калмый башлады ничектер хәзер халыкның. Аннары һәр эшнең үз остасы була бит. 1-2 кыз килә дә, өеңне сәгать эчендә ял иттереп куя.
«Графигым бер ай алдан язылган»
Алсу (исеме үзгәртелгән) инде өченче ел өйләр, фатирлар җыештыру белән шөгыльләнә. «Бер талантым да юк иде: тырнак ясый да, керфек үстерә ңз белмим, шулай да акча эшлисем килде. Мин бик яхшы итеп өй җыештыра беләм. Буш вакытым булгач, шулай итеп акча эшләргә булдым. Башта контактта игълан куйгач, миңа бер хатын язды. Аның өен җыештырып алгач, ул минем телефон номерымны үзенең танышларына биргән. Менә шулай башланды барысы да. Ул вакытларда зур гына коттеждны да берүзем 1,5 мең сумга җыештырганым булды.
Хәзер ярдәмгә тагын ике кыз алдым, чөнки үзем генә өлгерә алмыйм. Моңа кадәр минем белән бергә 67 яшьлек бер әби эшләде, аны пенсиягә озаттым. Чакырулар бик күп минем, бер ай алдан язылып куелган графигым да. Кирәксә бүлешә дә алам», — дип көлә-көлә сүзен башлады ул.
Атна саен барып йөри торган өйләрдә эш өчен кирәк-ярак үзләрендә тора, ә калганнарга бар кирәк әйберне дә үзең белән алып йөрисе икән. «Үтүк, тузансуырткыч, тәрәзә юа торган җайланма да алдым. Ишәк кебек асынып йөрибез инде. Пычрак фатирлар бик күп. Бигрәк тә арендага алып торганнан соң җыештырырга барырга туры килә, бик шакшы инде. Хәзер мин андыйларга бик йөрмим, чакыруларым болай да җитәрлек. Байлар бик «культурный», атна саен баргач, туганнар кебек, аралашабыз, күбесенең балалары үскәнен күрәм. Барысы да яхшы кешеләр.
Мин тупас кешеләр белән эшләмим. Бер барырга туры килсә дә, башка бармыйм аннары. Ямьсез кыланып, кирәксезгә бәйләнгәндә акчасын алмый киткән чаклар да булды. Бер клиентым аш бүлмәсе шкафында кечкенә генә тап калган дип бәйләнде. Акчасын да күбрәк түлим дип шалтыратты аннары ул миңа, ләкин мин аларга башка бармадым. Тагын берсе бик нерваларга тия иде, килмим дип киттем алардан да», — дип сөйләде Алсу.
Кызганыч, ул җибәргән җирәнгеч кадрлар сурәтләнгән фотоларны куярга рөхсәт итмәде, чөнки фатир хуҗалары үзләренекен танулары бар. Мин сезгә ышандырып кына әйтә алам - бу кадәр пычракны җыештырырга сабырлы җиткәнгә рәхмәт!
«Елый-елый 20 мең түләдем»
«Бик кыйммәтле итальян вазасын да ватканым булды. Шул ук көнне интернет аша заказ ясап түләттеләр. Берсендә, бер бай йортта миңа люстраларыннан тузанны сөртергә сорадылар. Пыяласы кызган булган инде көне буе янып торып. Сөрткәндә чатнады шул. Алдыртты аннары шуны, елый-елый 20 меңгә алдым…
Төрле кызык вакыйгалар булды инде. Бер фатирда зал уртасында бер ящик мандарин тора, тирә-якка да чәчелгән: шунда ашаганнар, шунда чүпләгәннәр. Иң пычрагы аш бүлмәсе белән туалет инде.
Кешеләр бик саран һәм син җыештырып, эшләп киткәннең кадерен белмиләр барыбер. Суыткычларын ачып, шуларга кадәр юып китәм, аш бүлмәсендәге шкаф эчләрен дә сөртеп чыгам югыйсә. Кайберләренең үзләренең дә җыештырасылары килми, түлиселәре дә килми. Яңа елдан соң бәяләрне бераз күтәрәм әле, карарбыз кем кала, шул кала.
Бәяне фатирны карагач әйтәм. Күп балалы гаиләләрдән алай күп ала алмыйм инде. Инвалид кызның бер бүлмәле фатирын җыештырам мин, аның әле кечкенә баласы да бар. Клининг компаниясен чакырган булган, 6,5 мең сум түләгән. Без 2 меңгә җыештырып китәбез. 500 сумга да йөрим — идән һәм техника юып кайтам.
Төрле кешеләр, гаиләләр бар. Милләткә карап, чиста яки пычрак дип әйтеп булмый. Бер мөселман хатын-кызына барам. 3 бүлмәле фатирын элек 2меңгә юа идек, бәяләр үзгәрде. 3 мең булачагын әйтеп килсәм дә, эшен эшләп бетергәч түләмәде бер меңен. Үзенә суыткычны да юарга, урын-җирне дә алыштырырга кирәк. Теләсә нәрсә әйтеп бетерде, бик масайды. Чакырды, ләкин башка бармадым аңа. Без дә эшлибез, кич кенә кайтабыз, Аллаһка шөкер, өебез дә чиста, балаларыбыз да каралган, ашарга да пешкән.
Югары белемле өй җыештыручы
Чүпрәк тотып йөрергә бик күп акыл кирәкми, дип көлүчеләр дә җитәрлек. Минем югары белемем, төп эшем дә бар. Сменалап эшлим, шуңа буш көннәремдә бу эшемә чыгам. Коронавирус булган вакытта ял итәрмен дигән идем, бер көн дә тик ятмадым. Эшләсәң, акчасы да була. Кызлар айга 40 меңнән дә ким эшләми. Күбрәк тә эшләп була, тик иртәдән кичкә кадәр чабарга туры киләчәк.
Авито һәм интернеттагы шуның ише белдерүләргә ышану бик куркыныч. Анда нинди генә кешеләр эләкми. Гадәттә, өй җыештырырга «сарафан радиосы» аша, бер-берсенә сөйләп, белеп чакыралар. Минем клиентым сөйләгән иде. Башта клининг компаниясен чакырган булганнар. Моның алтыннарын, акчаларын урлап чыкканнар. Көчкә очы-кырыена чыктылар. Бу шәһәребездәге танылган клининг компаниясе әле. Хәзер мин җыештырам аларда, барыбер арттан карап йөри, шикләнә инде. Кайберәүләр, мәсәлән, әз-әзләп булса да, ярма, макарон ише әйберләрне дә алгалыйлар.
Безне чакыручыларның да үз хәйләләре бар. Яхшы эшләгәнсеңме икәнеңне карау өчен келәм астына бер читкә кечкенә кәгазь кисәге тыгып куялар. Берсендә карават астында бер пачка долларны тузансуырткыч белән чак кына суыртып алмадым. Кем карый инде аны иелеп. Кыйммәтле әйберләрен күренеп торган җирдә калдыралар. Өйдә күбесендә камералар тора хәзер.
Бу эштә иң яхшы реклама ул — кешелеклелек. Без кеше әйберләренә тимибез, матур итеп сөйләшәбез», — диде Алсу.
«Бу эшне һәр кеше дә эшли алмый»
Авитода клининг тәкъдим итүчеләрнең атамалары бик кызык. Берсе, мәсәлән, "Элен һәм кызлар" дип атаган үзен.
Авитода иң беренче күзгә ташланган белдерү буенча шалтыратып карарга булдым.
«Мин инде 5 елдан артык клининг хезмәтендә. Эш кирәк булды. Эшли башлаганда иң беренче 3 бүлмәле фатирны җыештырдым. Бәясе — 3 мең. Эшне оештыручы үзенә 1700 сумын алып калды, миңа 1300 сум эләкте. Ул һәр заказдан 60 процентын алып кала иде. Аннары соң мин үзем генә эшли башладым. Эш арткач, команда тупладым. Моңа кадәр үзем дә җыештырып йөрдем, хәзергә декрет ялында, администратор ролен үтим дип әйтә алам, җыештырудан килгән акчаның 30 процентын гына алам, бу акчалар реклама һәм белдерүләргә тотыла. 2 бүлмәле фатирны җыештыру 5-7 мең сум тирәсе.
Шул 5 ел эчендә парогенератор, баскыч, тузансуырткыч алдым. Нәрсәне ничек юарга, чистартырга икәнен дә беләм. Үлгән кешеләрдән соң да, эчеп, сугышып канга баткан фатирларны да юарга туры килде. Бер башы киткән профессор нәҗесе белән бөтен фатирны буяп чыккан иде. Җыйдык инде, анда бәясен арттырасың... Берсендә шалтыратып заказ ясаганда, җыештыручы кызларның эчке киемнән генә булуларын сорады. Мин ул кешедән 180 мең сорадым моның өчен. Бәясен ишеткәч үк үзе кире какты.
Күптән түгел кызлар төзелештән соң сөлге элә торган җайланманы ялгыш бер төрле химия белән сөрткәннәр иде — төсе үзгәреп китте, бозылды. Аны теш пастасы белән чистартып бетерделәр. Радиаторларындагы буяуны бетергәндә ялгыш диварга чәчрәп тап калды берсендә. Шул көнне тулысынча өйне бушлай җыештырып чыктылар. Менә шулай килешеп, сөйләшәсең инде.
Миңа тикшерүләр ясаганнары бар дип әйтә алмыйм. Бәлки, булгандыр, мин генә белмәгәнмендер. Бай клиентларым күп: берсенең, мәсәлән, өй буенча төрле җирдә акчалары ята иде. Җыештырып кына куясың да китәсең инде.
Бу эш өчен чисталыкны яратырга һәм теләк кирәк. Бөтен кеше дә эшли алмый моны», — диде җыештыручы кызлар төркеменең администраторы Лена.
Пенсиясе аз булгач, бераз булса да акчасы булсын дип, Фирая апа да бу эшкә алынган. «Мин үземнең танышларыма гына барып җыештырып кайтам. Үзем элек эшләгән җирдәге хуҗалар чакырды. Аннары бер 80 яшьлек әбинең өен җыештырам. Бердәнбер баласы читтә аның, үзе генә тора. Каядыр айга бер барып кайтам инде аларга. Пенсия акчасы — 8 меңгә генә яшәп булмый бит. Артыгын йөрмим мин. Кешенең авыр энергетикасын җыештырып кайту бик авыр хезмәт ул», — диде ул күп сөйләп тормыйча.
«Клининг хезмәтеннән бик канәгать калдык»
«Клининг хезмәте килеп өй җыештырганда, мин вакытны балаларым белән үткәрдем. Махсус җайланмалар белән җыештыргач, үзең эшләгәнгә караганда чистарак та булды, тизрәк тә. Өчәү килеп 3 сәгать эчендә эшләгәнне үзем бер атна җыяр, юар идем. Хәзер минем һәр сәгатем, минутым исәптә. Үзем шул вакытны җыештыруга тотсам, мин бик күп акча югалтыр идем. Болай экономиялерәк тә булды әле: өем дә чиста, акчам да бар. Өч бүлмәле фатирны 4 меңгә җыештырып бирделәр», — дип сөйләде массажист һәм косметолог Гөлназ Госманова.
Күп кеше ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң шулай ук клининг хезмәтеннән файдалануны хуп күрә. «Яңа фатирга күчәр алдыннан ремонттан соң ирем белән клининг хезмәткәрләрен чакырганга бер дә үкенмәдек. Безгә бик тә ошады. Тиз, чиста һәм сыйфатлы итеп үз эшләрен башкардылар. Бәяләренең югары булмавы да безне шатландырды. Яз көне тәрәзә юарга да кабат аларны чакырырмын дип уйлап торам. Бәясе дә түбән, тиз дә. Аннары мин үземнең вакытымны башка нәрсәгә юнәлтә алам», — ди Алинә Соколова.
Алинә Ибраһимова да ремонттан соң өй җыештыручы чакырган. «Бер кат башта үзем юып чыккан идем инде дә, ул гына җитмәде. Аннары вакыт булмагач, танышларым тәкъдим иткән клининг хезмәткәрен чакырдым. Бик канәгать калдым. Каядыр 1,5-2 мең түләдем. Өем чип-чиста, ялт иткән иде», — диде ул.