Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер өйдә өч мәет». Ир-ат элеккеге хатыны һәм ике улы булган йортка ут төрткән

news_top_970_100

Новгород өлкәсендә хокук саклаучылар элеккеге хатынын һәм 2 улын җәзалап үтерүдә шикләнелгән ир-атны тоткарлаган. Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 4 июньдә хокук саклаучыларга Иске Рус районында йорт януы турында хәбәр килә. Бу хакта РЕН ТВ каналы яза.

Янгынны сүндергәннән соң, хәрабәләр арасында 65 яшьлек хатын-кыз, шулай ук аның 2 улының мәетләре табылган. Тиздән шикләнелүчене – мәрхмүмә хатынның элеккеге ирен табып, тоткарлыйлар.

«Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүче ир-ат элеккеге тормыш иптәшенең йортына килгән, анда алар арасында низаг чыккан. Берникадәр вакыттан соң, урамга чыккач, җинаятьче элеккеге хатыны һәм аның 2 улы яшәгән йортка бензин сибеп, ут төрткән», – диелә хәбәрдә.

Күршеләр ир-атның элек тә үзен адекват тотмавын һәм «авыр» кеше булуын сөйләгәннәр.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100