Санкт-Петербургта 16 яшьлек кыз туган көнен элеккеге завод түбәсендә бәйрәм иткәндә һәлак була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
10 ноябрьдә кич белән дуслар элеккеге завод түбәсенә менеп китә. Үсмерләр хәмер эчә, күңел ачалар.
«Бер мизгелдә туган көн бәйрәм итүче кыз тигезлеген югалта, аягы таеп китә һәм 6 катлы бина түбәсеннән аска егыла. Имгәнгән бала урында ук үлә», – дигән канал чыганагы.
Үсмер үлеме факты буенча җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр шаһитларны сораштыра, фаҗига сәбәпләрен ачыклый.
Петербург прокуратурасы элеккеге завод территориясен саклау өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә бәя бирәчәк.
Телеканал чыганагы белешмәсе буенча, мәрхүмә кыз тулы, яхшы гаиләдә үсә, полициядә хисапта тормый.