«Бер кызны суицидтан коткардым» – «Гадел әңгәмә»дә психолог-сексолог Һава Шәйдуллина
Психолог буллинг, абьюз, гендерлык проблемасы һәм башкалар турында сөйләде.

«Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында гаилә психологы, дини белемле сексолог Һава Шәйдуллина катнашты.
Хыянәтне кичерергәме? Парларны җенси өлкәдә ниләр борчый? Мөнәсәбәтләрдә абьюзның барлыгын ничек белергә? Баланы мәктәптә рәнҗетсәләр, ата-аналарга нишләргә? Психологик яктан сау-сәламәт бала тәрбияләүнең кагыйдәләре бармы? Әти-әниләргә традицион булмаган ориентациядәге балаларын ничек кабул итәргә? Һава ханым үзенә мөрәҗәгать иткән кызны үз-үзенә кул салудан коткарып калган?
Бу һәм башка сорауларга җавап – «Гадел әңгәмә» тапшыруында.
- Тапшыруны «Татар-информ»ның Ютуб каналында карый аласыз.