Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер кызның керфекләренә талпаннар оялаган

Бер кызның керфекләренә талпаннар оялаган

news_top_970_100

Кытайда бер кызның керфекләрендә талпаннар оялаган. Ул косметиканы яхшылап юып төшермәгән булган. Шуннан соң керфекләр арасында бик күп итеп вак бөҗәкләр үрчегән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Кыз берничә ай буена күзләре кычытуга, күз төпләре кызаруга зарланган. Ул бу авыртуны үзенчә дәвалап та маташкан. Шуннан соң түзәр хәле калмагач, табибларга мөрәҗәгать иткән. Белгеч кызның күзендә талпаннар үсеп ятуын ачыклаган.

Талпаннарның бу төре кеше тиресендә үрчи икән. Алар тән тиресе бизләре бүлеп чыгара торган май белән туклана. Тәндә мондый талпаннар аз булганда, алар куркыныч тудырмый, диелә хәбәрдә.

Доктор керфекләрдәге бөҗәкләрне микроскоп ярдәмендә күрсәткәч, кызда шок булган. Табиб сүзләренчә, яхшылап чистартмаганга, керфекләр арасында талпаннар үрчегән. Бу кыз күзендәге буяуларны юып бетерми торган булган. Кайчакта бизәнгән килеш йокларга яткан.

Әгәр бу кыз табибларга мөрәҗәгать итүен тагын да кичектерсә, аның күзләре җитди ялкынсыну куркынычы була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100