news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бер кулы өзелгән»: Үсмер бала кулында петарда шартлаган

Бала үзе шартлаткыч ясарга маташканда имгәнгән.

news_top
«Бер кулы өзелгән»: Үсмер бала кулында петарда шартлаган
https://pixabay.com/

Екатеринбург шәһәрендәге бер мәктәптә тугызынчы сыйныфта укучы малай петарда ясарга җыена. Шул чакта җайланма баланың кулында шартлый. Аның бер кулы өзелә. Малайны хастаханәгә реанимация бүлегенә салганнар. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

Агентлык чыганагы сүзләренчә, фаҗига 25 декабрьдә кич белән була. Малай бик акыллы, эрудицияле, гаиләсе дә яхшы булуы билгеле. Бала петарда ясап маташканда, шартлау була.

Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, үзлегеннән петарда ясарга маташкан вакытта мәктәптә укучы бала имгәнгәннән соң, тикшерү оештырылган.

15 яшьлек яшүсмер кулын имгәткән, пешкән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар