Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер көнгә ОСАГО сатып алу отышлы буламы?

news_top_970_100
Бер көнгә ОСАГО сатып алу отышлы буламы?
Фото: © "Татар-информ"

2 марттан башлап ОСАГОны 1 көнгә дә сатып алып була. Бу турыда «АиФ» яза.

Россия автостраховщиклар берлеге президенты Евгений Уфимцев сүзләренчә, автомобиль 1-2 тәүлеккә яки 1 атнага кирәк булса, страховканы шулкадәр вакытка рәсмиләштереп була. 7 көнгә кыска полис бәясе, әлбәттә, 1 айлык полистан арзанрак тора. Тик көнлек чыгымнарны санасаң, аны отышлы дип әйтеп булмый.

«Шуны аңлау мөһим, йөртүчеләр кыска полис белән акча янга калдыра алмый. Мәсәлән, 1 айлык ОСАГО килешүен алучылар, нәтиҗәдә, еллык полис өчен кыйбатрак түли килеп чыга», – ди Уфимцев.

Кыска ОСАГО алганда иминият компаниясенең база тарифы һәм коэффициентлары кулланыла. Бу – йөртүченең яше һәм стажы, яшәү урыны, двигательнең егәрлеге һәм башкалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100