news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бер көндә күпме шоколад ашарга ярый?

news_top
Бер көндә күпме шоколад ашарга ярый?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Әче шоколадта витаминнар һәм микроэлементлар күп. Ләкин аны еш ашау атеросклероз барлыкка китерергә мөмкин. Бу турыда Мәгариф дәүләт университеты медицина факультеты укытучысы Александр Умнов «Известия»гә сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, шоколадта тимер, фосфор, марганец, цинк һәм полифеноллар кебек файдалы элементлар бар. Алар кан әйләнешен, яралар төзәлүне, тырнаклар, чәчләр һәм сөякләр үсешен яхшырта. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Ләкин шоколадтагы шикәр һәм майларны артык ашау авырулар китереп чыгаруы ихтимал. Бу – атеросклероз, диабет һәм симерү. Шоколад конфетлар аеруча куркыныч, ди эксперт.

Бер көнгә 40 грамм әче шоколад һәм 20 грамм сөтле шоколад ашарга ярый, дип әйткән Умнов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар