Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер көндә шәһәрдә ике фаҗига: студент ут ачкан, укучы бала сакчыга пычак кадаган

news_top_970_100

Яңа Уренгой шәһәрендә бер студент колледжда ут ачкан. Бу – соңгы тәүлек эчендә бер үк уку йортларында булган икенче фаҗига, дип яза «База» Телеграм-каналы.

Якынча мәгълүматлар буенча, 2нче курста укучы 17 яшьлек студент яшьтәшеннән пневматик пистолет алган һәм интерактив тактага аткан. Атышта беркем дә зыян күрмәгән. Фаҗига урынында полиция эшли.

Шулай ук, бүген, Яңа Уренгой мәктәбендә 5нче сыйныф укучысы классташ кызына пычак белән һөҗүм иткән. Шуннан соң мәктәп сакчысына ташланган.

«База» мәгълүматлары буенча, бу хәл шәһәрдәге 3 нче мәктәптә булган. Укучы классташ кызы белән ачуланыша, аңа пәке белән кадамакчы була. Якынча мәгълүматлар буенча, кызга артык зыян килмәгән, малай аның курткасын ерта алмаган. Бу вакытта аларны сакчы аермакчы була, нәтиҗәдә, малай аның муенына пычак кадый.

Сакчыны хастаханәгә алып киткәннәр. Аның гомеренә куркыныч янамый. Малайның сакчыга һөҗүм иткәне мәктәптәге күзәтү камераларына да эләккән.

Кадрларда күренгәнчә, классташ кызы малайны мәктәп ишегеннән чыгармыйча, юлына каршы төшә. Шуннан соң малай янына сакчы килә, шул мизгелдә укучы аның муенына пычак кадый.

Малай пычакны мәктәпкә бернинди проблемасыз алып кергән: чыганак мәгълүматлары буенча, металл детекторы баланың әйберләре арасында пычакны «танымаган».

Якынча мәгълүматлар буенча, металл детекторы бары тик зур металл әйберләрне генә таный (мәсәлән, зур пычак яки пистолетны).

Чыганак мәгълүматларына караганда, берникадәр вакыт элек һөҗүм иткән малай белән башка бер кыз арасында низаг килеп чыккан булган. Бу хәлдән соң укучы үзе белән пычак йөртә башлаган булырга мөмкин. Ул аны әти-әнисенә сиздермичә, кухнядан алып чыгып киткән.

Хәзер 5нче сыйныф укучысын психоневрология диспансерына җибәргәннәр. Аңа җинаять җаваплылыгы бирелмәячәк, чөнки әле 14 яшь тулмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100