«Бер көндә 4 кг югалтасыз, тик йөрәгегез дә туктаячак»: ябыгу өчен уколларның куркынычы
Блогерлар һәм йолдызлар мактый торган ябыгу өчен тылсымлы уколлар теләгән бөтен кешенең дә косметик проблемаларын хәл итә алмый. Идеаль гәүдәгә ирешү теләге кешеләрне аяныч нәтиҗәләргә китерә. Табиблар мондый тәҗрибәләрнең ничек тәмамлануы һәм «Оземпик» препаратының чынлыкта кемнәргә кирәк булуы турында сөйләде.
Диабетиклар өчен препарат ябыгу чарасына әйләнгән
Бөтен дөньяда билгеле булган «Оземпик» һәм аның аналоглары бөтенләй дә матурлык өчен булдырылмаган. Бу препаратлар икенче типтагы шикәр диабетын дәвалау өчен уйлап табылган була.
«Мондый диагнозлы пациентларда глюкагон пептид-1 (глюкагоноподобный пептид-1), кыскача әйткәндә ГПП-1 җитмәү күзәтелә. Бу гормон ашаганнан соң эчәклектә бүленеп чыга һәм кандагы шикәр күләмен җайга сала. Фармҗитештерүчеләр ГПП-1 тәэсирен имитацияли торган гормон булдыру өчен эшләгән», – дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстанның Республика клиник хастаханәсенең эндокринология бүлеге мөдире Луиза Бариева.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсенең эндокринология бүлеге мөдире Луиза Бариева
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Бу нияткә туры килгән препаратларның беренче буыны әле 2000 нче елларда ук барлыкка килә – аларны көн саен кабул итәргә кирәк була. Икенче адым «Оземпик» – аны атнага бер мәртәбә дә кадау җитә.
«Бу ни өчен үзенә күрә революция була? Инсулинның дөрес эшләвен көчәйтә торган, аның артык бүлеп чыгармый торган матдә уйлап табылды. Өстәвенә, организмда бик куәтле ДПП-4 ферменты бар инде, ул глюкагон пептидны тиз тарката, аңа артыгы белән тупланырга ирек бирми. Моның чишелеше ГПП-1 рецепторлары агонистын уйлап табу була – бу матдә шул ук рецепторлар белән бәйләнеш һәм табигый гормон тәэсирен имитацияли, тик шул ук вакытта аны фермент таркатмый», – дип аңлатты эндокринолог.
Бу фармацевтик препаратны диабетикларны дәвалау өчен куллана башлыйлар, әмма клиник күзәтүләр вакытында табиблар аның гәүдә авырлыгын киметүен һәм аппетитны басуын абайлый.
Озак та узмый, ябыгу чарасы буларак «Оземпик» дөнья күләмендә таныла. Халык һәм журналистлар көнбатыш шоу-бизнесы йолдызларының күбесе бу препаратны куллана, дип шикләнә башлый. Аларның кайберләре бу фактны таный һәм әлеге «тылсымлы» даруга мәдхия укый. Ә кызыл келәмнәрдә чирләшкә кебек ябык, йончыган богема вәкилләре – яңа модалы укол корбаннары торган саен ешрак күренә башлый.
«Бу препаратларны дөрес итеп һәм күрсәтмә буенча гына кулланырга кирәк. Икенче типтагы шикәр диабеты белән авыручы һәм симерү диагнозы расланган пациентлар өчен алар чыннан да яхшы. Бу препаратларны авырлык югалту өчен теләсә ничек куллану тискәре нәтиҗәләр бирә», – дип аңлатты Казанның М.Н. Садыйков исемендәге №7 Шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина.
Казанның М.Н. Садыйков исемендәге №7 Шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
«Ул хастаханәдә озак ятты»
Ел башыннан бирле 7 нче Шәһәр клиник хастаханәсенә ябыгу өчен инъекция кадаганнан соң өзлегеп алты пациент хатын-кыз эләккән. Шунысы кызыклы, аларның барысының да гәүдә авырлыгы нормаль булган. Госпитализациянең пик чоры майга – соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш вакытларына туры килгән.
«Кызлар тиз нәтиҗә алу өчен бу препаратны кадаган. Алар матур күренергә теләгән һәм чыгарылышка кадәр ике атна эчендә формаларын яхшыртырга өметләнгән. Препаратны табиб белән киңәшләшмичә кадаганнар. Дозаны да беркем контрольдә тотмаган. Бер пациентка аны өч мәртәбә арттырган», – дип сөйләде табиб.
Икенче пациент, 21 яшьлек кыз, туйга әзерләнгән. Токисколог сүзләренчә, аның гәүдә авырлыгы индексы нормада булган, шикәр чиреннән һәм башка хроник авырулардан интекмәгән. Ул препаратны дозаның рөхсәт ителгән минималь микъдарыннан куллана башлый. Әмма беренче уколны ясап өч тәүлек узгач, ул туктаусыз коса башлый, диарея башлана.
«Ул бөтенләй ашый алмый иде дияргә була. Косу һәм диарея аркасында бик күп сыеклык югалткан. Бик хәлсез иде, кан басымы төште. Без бер атна дәвамында аңа дезинтоксикацион терапия уздырдык. Ул бары тик дәвалану ахырына гына аз-азлап ашый башлады, чөнки теләсә нинди ашау, хәтта иң нейтраль ризыктан да коса иде. Ул хастаханәдә озак ятты», – дип сөйләде Алия Насыйбуллина.
Табиб сүзләренчә, бу берән-сәрән булган очрак түгел, ә кабатлана торган сценарий. Бу пациентка бәхет елмая, реанимациягә эләкми, тик ул тагын бераз сыеклык һәм электролитлар югалткан булса, реанимация бүлеге котылгысыз булыр иде.
«Пациент анализлар да тапшыра алмый, чөнки хәле бик начар»
Мондый инъекцияләрдән агуланган пациентлар үзләренә ябыгу өчен препаратлар кадавын шундук әйтми, диде токсиколог. Кайберләре моны аңлы рәвештә яшерә, ә кайберләре симптомнарның уколга бәйле булуын чын-чынлап аңламый.
«Пациент анализларны җүнләп тапшыра алмады, чөнки хәле начар иде, туалеттан чыга алмады. Без анамнез җыябыз. Еш кына ризык белән агуландык, дип тәкрарлый башлыйлар. Ә соңыннан аларның укол ясаулары, косулары, диарея кичерүләре билгеле була. Бераз туктап торалар, ә симптомнар беткәч, хәл тагын кабатлана», – дип аңлатты Алия Насыйбуллина.
Ашказаны-эчәклек тракты авырулары булган кешеләр өчен бу инъекцияләр аеруча куркыныч тудыра. «Ябыгу өчен могҗизалы чара»ны үзбелдекләнеп кулланудан үт куыгы эшчәнлеге җитди бозылырга, эчәклек перистальтикасында проблемалар башланырга мөмкин.
«Йөклелектән соң хатын-кызлар авырлык җыя башласа да, гәүдә авырлыгы индексын һәм диабет алды халәте ихтималын карарга кирәк. Әмма уколлар билгеләү карарын бары тик табиб кына хәл итә. Сүз уңаеннан, күкрәк сөте имезгән вакытта без бу препаратларны билгеләргә бөтенләй хокуклы түгел – сөт аша бала организмына йогынты куркынычы бик зур», – дип аңлатты табиб-токсиколог.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Уколларны маркетплейслардан сатып алу куркыныч
Табиблар чаң суга: бөтен кеше дә ябыгу өчен уколларның куркынычын аңламый. Аларда кызыксынуны фикер лидерлары, медицина белем булмаган блогерлар арттыра, алар уколны гади һәм куркыныч түгел, дигән иллюзия тудыра.
Чынлыкта исә ГПП-1 класслы препаратларга таләпләр катгый: хәтта табиб билгеләгән очракта да пациент баланслы диета сакларга һәм физик яктан актив булырга тиеш. Боларны үтәмәсәң нәтиҗә тулы булмый, ә куркынычлар югары була.
«Инъекцияләр һәм рацион үзгәрү аркасында мускуллар тукымасы ярлылана, чөнки аксым күләме кими. Май запаслары да сарыф ителә, ә майлар безгә бик кирәк – алар гормоннар өчен төзелеш материалы булып тора. Әгәр диетаны санга сукмасак һәм рационнан майларны бөтенләй алып ташласак, интегәчәкбез генә. Эндокрин системада өзеклекләр башланырга мөмкин. Моның нәтиҗәләре аяныч, һәм аларны җиңү гаять авыр булачак», – диде Татарстанның штаттан тыш баш токсикологы.
Уколларны кулдан яки маркетплейслардан сатып алу аеруча куркыныч. Моның оригинал булуын, препаратның сертификациясе барлыгын, аның законлы юл белән сатып алынуын һәм шприцка нәрсә салганнарын беркем дә тикшереп тормый. Алия Насыйбуллина сүзләренчә, куркынычлар югары: кайбер намуссыз сатучылар саткан препаратларның составында мәсәлән, психоактив матдәләр булырга мөмкин.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
«Метаболизмны тизләтү мөмкин түгел»
Теләсә нинди юл белән ябыгырга теләүче кешеләр авырлык ташлау ысулларында шактый зирәк була. Үз-үзләренә билгеләгән уколлардан тыш, кайберләре эч йомшарткыч һәм сидек кудыргыч дарулар да куллана. Ябыгу өчен чәйләр, «метаболизм көчәйткечләр» һәм «май яндыргычлар» да читтә калмый – болар интернетта бик актив сатыла.
«Метаболизм – зур һәм катлаулы система, ул бик күп факторлар комплексына бәйле. «Көчәйткечнең» аның кайсы реакциясенә йогынты ясаячагын белеп булмый. Тулаем алганда, аны тизләтү мөмкин түгел. Май яндыруга килгәндә, чыннан да моңа сәләтле булган препаратлар бөтенләй юк», – диде табиб.
Эч йомшарткычлар һәм диуретикларны күрсәтмәләр булмаган килеш куллану бик куркыныч хәлләргә китерергә мөмкин.
«Контрольсез кулланганга кеше микроэлементлар: калий һәм натрий югалта. Кеше аңын югалтырга мөмкин, көзән җыеру синдромы барлыкка килә ала. Сидек кудыра торган дарулар эчеп, сыеклык югалту аркасында көненә 3-4 килограмм ташларга да мөмкинсез. Әмма йөрәгегез дә туктарга мөмкин, чөнки калий тулысынча юылып беткән була. Йөрәк-кан тамырлары системасына импульслар җибәрү өчен нәкъ менә калий җаваплы», – дип аңлатты Алия Насыйбуллина.
Табиб сүзләренчә, быел 7 нче хастаханәнең токсикология бүлегенә ябыгу өчен сидек кудыра торган дарулар эчкән кыз эләккән. Аның кисәк кенә кан басымы төшә, ә калий микъдары критик күрсәткечләргә кадәр төшкән була – нормада 3,5–5 ммоль/литр булырга тиеш калий 2 дәрәҗәсендә була.
«Электрокардиограммада җитди үзгәрешләр ачыкладык. Аның ашказанын һәм эчәклеген юдырдык, калий кададык. Ләкин, бу кыз кабул иткән препаратның тәэсире дәвам итә, ул организмнан тулысынча чыгып бетмәгән иде әле. Ул һаман эшләп тора һәм пациентның халәтен җайга салырга комачаулады», – дип сөйләде токсиколог.
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
Кешеләр артык көч түкми генә һәм күз ачып йомганчы бөтен проблемаларны хәл итә торган тылсымлы дару табарга хыяллана. Тик мондый чаралар юк. Ябыгу өчен спорт белән шөгыльләнү, һичьюгы хәрәкәтләнү күпкә нәтиҗәлерәк. Саф һавада йөрү – май яндыру һәм метаболизмны көчәйтү өчен адекват ысул. Дөрес туклану – гәүдә авырлыгын төзәтүгә икенче иң мөһим ачкыч. Ләкин болар барысы да дисциплина таләп итә, шуңа күрә кешеләр җиңел, әмма һәрвакыт бигүк имин булмаган нәрсәләргә тартыла.
«Тылсымлы дару юк, яки аның начар нәтиҗәләре булачак. Уколлар яки башка медикаментлар белән ябыгырга теләгән пациент реанимациядә айга якын ятарга мөмкин – бу әле уңай тәмамланган очракта. Үз организмыңа бик сак карарга кирәк, чөнки без дөньяда берәү генә», – дип йомгаклады Алия Насыйбуллина.
Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов