news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бер көн җыябыз, икенче көнне килеп сатабыз»: Базарда җиләк бәяләренә күзәтү

news_top
«Бер көн җыябыз, икенче көнне килеп сатабыз»: Базарда җиләк бәяләренә күзәтү

Быел җәй көне яңгыр күп яву сәбәпле, болыннарда, урманнарда җир җиләге, каен җиләге «котырып» үсә. Җиләк шул кадәр күп ки, халык үзе өчен җиләк җыеп туйгач, хәтта базарга сатарга да алып килә.

Без, «Интертат» хәбәрчеләре, халык телендә «Колхоз базары» дип йөртелә торган Үзәк базарда булдык һәм җиләкләрнең бүгенге көндәге актуаль бәяләрен сорашып кайттык.

Колхоз базарына элек-электән халык бик күп йөри, чөнки монда нәрсә кирәк – барысын да табып була: җиләк-җимеш, яшелчәләрдән башлап, өйгә кирәкле әйберләргә кадәр. Җиләк бәяләрен башта урамдагы сатучылардан сорашырга булдык.

«Җыйганда бик авыр»

Игътибарыбызны ак яулыклы мөлаем әбиләр җәлеп итте. Яшел Үзәннән Бибинур әби җиләкләрен бик тиз сатып бетергән. Бер генә чиләге калган иде. Моның сере нидә дип уйлыйсыз? Әлбәттә, җиләкләренең бәяләре конкурентларына караганда арзанрак булуда. 3 литрлы чиләктәге җиләкнең бәясе – 750 сум

Әле шуңа өстәп, Бибинур әби үзләрендә үстергән карлыганны да җыеп сата, аның килограммы – 300 сум.

«Җыйганда бик авыр, базарга да бик озак киләбез, башта такси белән, аннары поезд белән, аннан төшкәч, автобуска утырабыз. Шөкер, сатып бетердек! Экологик чиста! Без бик арзанга саттык. Башкалар 3 литрлы чиләкне 1000 сумга сата, без 750дән бирдек», – дип уртаклашты Бибинур апа.

«Базарга көн аралаш киләбез»

Базар буйлап йөргәндә, бер апаның киштәсенә күзем төште. Вәт помидорлары әйбәт икән, дип карап тора идем, якынрак килсәм – виктория җиләге икән! Үзебез үстерәбез, диде сатучы апа, тик мондый дәү-дәү җиләкләрне үстерү сере белән уртаклашмады, бары бәяләрен генә әйтеп китте.

  • Виктория җиләгенең килограммы – 500 сум
  • Җир җиләге – 3 литрлы чиләк – 1000 сум

Биредә татар әбиләре әз булса да, без аларны да таптык. Аларның берсе Кукмарадан килгән.

«Ел да монда сатабыз. Базарга көнаралаш киләбез. Бер көн җыябыз, икенче көнгә килеп сатабыз», – диде ул.

Ә җир җиләгенең бәяләренә килгәндә, бу әбидә дә:

  • 3 литрлы чиләк – 1000 сум
  • литрлы чиләк – 400 сум
  • чистартылган җиләкнең 3 литры – 2000 сум

Бу апа, 3 литрлы чиләкне җиләк белән тутыру өчен 1 сәгать вакыт кирәк, диде. Димәк, бу – 1 сәгатьтә 1 мең сум акча эшләп була, дигән сүз, клиентларың булса, әлбәттә.

«Кара бөрлегән кыйммәтрәк әле»

Иң күп җиләк-җимеш төрлелеге Алсу исемле ханымда булды. Аның киштәләренә күз төшермичә, бәяләрен сорамыйча үтеп китә алмадык.

  • Күк җиләк – килограммы 700 сум
  • Кызыл карлыган – килограммы 450 сум
  • Кара бөрлегән – килограммы 1500 сум

Кара бөрлгән турында Алсу ханым: «Алар әлегә кыйммәтрәк шул әле», – диде.

  • 3 литрлы чиләктә җир җиләге – 700 сум
  • 5 литры – 1000 сум

Соңгы тукталыш 3 литрлы чиләктәге җиләкне – 800 сумга сатучы апа иде. Мин: «Калганнар шул ук җиләкне 1000 сумга саталар, ник сез шулай арзанга сатасыз?» – дигән идем. Ул «белмим» дип җавап бирде.

Базардан соң, шәһәрдәге билгеле кибетләр челтәренә дә кереп чыктык, андагы виктория җиләге белән базардагының бәяләрен чагыштырып карамакчы идек. Кызганыч, тик бу кибеттә без 100 граммы – 119 сум булган, ә 125 граммы – 179 сум булган күк җиләктән (голубика) башка берни тапмадык. Төче чия (черешня), гомумән, тышкы кыяфәте «товарный» түгел иде.

Йомгак ясап шуны әйтеп була, җир җиләгенең 3 литрын күпчелек 1000 сумнан сата, тик ашыгыбрак барсагыз, Колхоз базарындагы Яшел Үзән әбиләреннән 700 сумга да алып өлгерә аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар