Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер кискән икмәк...

news_top_970_100

Зиннур белән Халисә 35 ел бергә яшәде. Бу вакыт эчендә әчесен дә, төчесен дә татыганнарын әйтеп тә торасы юк, шулай да алар бер-берсенә карата җылы хисләрен саклап кала алды. Инде балалары үсеп җитте, үз тормышлары белән яши.

Халисә – өй җанлы, гаилә учагын җил-яңгырдан саклап торучы хатын-кыз. Зиннурның һәрчак өенә кайтасы килеп торды һәм никахларының ныклы булуында да Халисәнең өлеше әйтеп бетергесез зур иде. Пенсиягә чыккач, ир белән хатын гомер буе туплаган акчаларын бизнеска кертергә уйлады. Озак кына икеләнделәр, төрлечә уйлап-фикерләшеп карадылар, тик нәтиҗә алар көткәннән дә яхшырак булды.

Алар хәтта бу хакта кемгә дә булса әйтергә дә курыктылар, ышанмаслар дип уйладылар. Тик бу хәлләр әкият кебек булды. Акча артты. Шатлыгыннан Зиннур акылдан шаша язды. Көтмәгәндә тирә-ягындагы кешеләр үзгәрә башлады, ул бизнес белән бәйле күңел ачулардан кайтып та кермәде. Уңышка ирешкән кешеләр, чибәр хатын-кызлар...

Ул тормышында күп нәрсәне күрми-белми, татымый калганын аңлады һәм ничә еллар бергә яшәгән хатыны гына аз булып тоела башлады. Һәм яшь, чибәр, Зиннурдан күзен дә алмаган Диана барлыкка килде. Бу чибәркәйнең сүзләреннән эреп китә иде Зиннур. Ул үзен патша итеп тойды, акчасын уңга-сулга чәчте...

Акча кешене боза аламы? Юк. Акча бары тик кешенең чын йөзен, асылын гына ача. Зиннурга бәйрәмнәргә хатыны белән бергә йөрергә беркем комачауламады, тик кулына акча кергәч, ул үзен башка дөнья кешесе итеп тойды һәм хатыныннан читләшә башлады.

Нәтиҗәдә, Зиннур гашыйк булды. Әмма яшь хатынны сөяркә булу гына канәгатьләндермәде. Зиннурның хатыны урынын аласы килде аның. Ә гашыйк булган ир-ат белән идарә итү – бик җиңел бит, һәм күп кызлар моны бик оста файдалана.

Зиннур, үзе дә сизмәстән, сөяркәсе кубызына бии башлады, һәм хатыны да аңа бөтенләй башкача күренде. Аңа Халисәнең артык авырлыгы ошамый башлады, әле пешергән ризыгы тәмле түгел, әле кигән киеме үзенә туры килми... Хәтта хатынының гел елмаеп торуы, үзен күргәч сөенүе дә җен ачуын чыгара башлады. Зиннур бер сәбәпсезгә гел тавыш чыгарды һәм, әкренләп, хатынын күралмый башлады.

Бер мизгелдә Халисә барысын да аңлады һәм, бернәрсә әйтеп-аңлатып тормыйча, китте дә барды. Зиннур үзен бәхетнең җиденче катында итеп тойды. Хатыны аңа яшь сөяркәсе белән ләззәтләнергә башка комачауламый иде инде. Ләкин бу рәхәт озакка бармады. Булса 1әр ай булгандыр.

Диана күз явын алырлык чибәр булса да, таш бәгырьле, әхлаксыз, җилбәзәк хатын-кыз булып чыкты. Ул Зиннурдан акча сава да, тамчы да оялмыйча, башка ир-атлар белән очрашырга китә. Соңрак ул Зиннурга бала да тапты, тик ир аның үз баласы булуына да шикләнә.

Зиннур хатынын сагына башлады. Аңа Халисәнең җылылыгы, кайгыртып торуы, назы җитмәде. Балалары да аннан читләште, аралашырга теләмәде. Ә Зиннур Халисә белән шулай кабәхәтләрчә кылануына үкенеп туя алмады.

Тормышыңны баштанаяк үзгәртә торган берәр карар кабул итәсең дә, аннан шуның тормышыңдагы иң зур хата булганын аңлыйсың. Һәм бу хис күңелне корт кебек бертуктаусыз кимереп тора. Зиннурның да күңелендәге бу әрнү бер минутка да туктап, онытылып тормый иде инде.

Тормышындагы иң газиз, якын кешесен рәнҗеткән өчен шушындый газапларга дучар булуын бик яхшы аңлый ул.

«Халисәнең генә рәнҗеше төште...» – дип өзгәләнә.

Вакытны кире кайтарып, Халисә янында буласы, аның белән бергә картаясы килсә дә, Зиннурның өметләре акланмас ахры. Халисә аны үзенә якын да җибәрмәде һәм бигрәк тә кире кайтуын көтмәде. Ул Зиннурның бүләкләрен дә кире җибәрде, ә Зиннур кайчан да булса Халисәнең кичерүенә өметен тәмам өзде...

Бер кискән икмәк ябышмый. Үз хаталарыңны танырга кирәк, тик үткәннәрне кире кайтарырга тырышу файдасыз. Хәтта аерылган кешеләр кире кавышса да, бу инде бөтенләй башка тормыш була. Ни кызганыч, бер елгага ике тапкыр кереп булмый...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100