Күптән түгел дус кызым кияүгә чыкты, туй уздырдылар. Ул бай гаиләдән түгел, кияү егете дә урта хәлле генә гаиләдән. Әмма туйны бик зурдан кубып, купшы итеп уздырдылар.
Туйга киенеп килү дә көнбатыш стилендә булды. Шәхсән миңа билгеле бер фасондагы, төстәге күлмәк эзләп йөрү бер дә ошамады, тик кәләшнең үтенечен аяк астына салып таптап булмады.
Туйга якынча 150 кунак чакырылган иде. Чакыру кәгазьләре генә дә бик кыйммәт булгандыр, чөнки алар иске стильдә, сургыч белән пичәтләп ясалган иде. Хәтта туйның үз сайты да бар иде!
Ярар, туйга килдем. Барысы да бик матур һәм зиннәтле итеп бизәлгән. Зал арендасы, чәчәкләр, алып баручылар, шоу-программа, фотограф, видоеграф, аерым ялланган пешекче, официантлар. Ризыклар барысы да чит-ят, тик артык тәмле дә һәм свежий да түгел иде, әмма бу минем фикеремчә.
Очраклы гына шаһидә кызның башка кыз белән сөйләшеп торганын ишеттем. Баксаң, кәләш һәм кияү туй уздырырга бик зур процентлы кредит алган икән, ә айлык түләүләре икесенең хезмәт хакының төгәл яртысы, ди.
Моны ишетеп шаккаттым. Яшьләр фатир арендалап яши, машиналары юк, тик алар бер кичтә «матур яшәп алыр өчен» кредит алган.
Ә минем иң күңелгә тигәне – аларның кич буе төксе йөз белән утырулары. Алар үз бәйрәмнәреннән шатлык та, ләззәт тә алмады. Нерваланып, геел нидер исәпләп, борчылып утырдылар. Аларны бүләк итеп конвертка салынган акчалар күбрәк кызыксындыра иде. Мин алар озак та узмый аерылышырга мөмкин, ә кредитны барыбер түлисе була, дип уйлап куйдым.
Гомумән, мондый артык купшы туйлар ни өчен кирәк соң?
Туй уздыру – кыйммәт, бик кыйммәт. Бер тапкыр киеп, аннан еллар буе шкафта эленеп торачак туй күлмәге, балдаклар. Ризыклары суынып беткән ресторан, бер сәгать узуга кызмачага әйләнгән кунаклар. Фотограф, видеограф, тамада, кыз сату, букетлар, чакыру кәгазьләре һәм тагын әллә никадәр вак-төяк чыгым.
«Барысын да матур уздыру» өчен кредит алган парларны беләм. Алар берничә сәгатьлек банкет өчен 500 йөз мең түләде, ә аннан шушы бурычны берничә ел буе түләделәр. Ни өчен? Бер кич өченме? Әле үзләре шушы кичтә ашарга да өлгерми кала, чөнки гел елмаеп утырырга, беренче биюне биергә, торт кисәргә кирәк.
Бу әле чәчәкләре генә. Җимешләре бер-ике елдан, алар аерылыша башлагач китә…
Туйларның күпчелегендә беркем дә күлмәкне дә, тортны да, зал бизәлешен дә истә калдырмый. Ләкин барысы да ризыкларның тәмен, программаның күпмегә сузылганын истә калдыра. Бурычка батмый гына да яхшы, күңелле бәйрәм уздырырга була бит.
Мин өйләнешергә, туй уздырырга кирәкми, дип әйтмим. Кыйммәт туй уздырырга кирәми дигән фикердә мин. Язылышып чыгып, иң якыннарың белән генә кичке аш ашап, күңелле итеп утытырга була бит. Ә туй мәҗлесе өчен тотыласы акчага сәяхәт итәргә була. Менә ул гомер буенча истә калачак.
Мин ярты миллион акчаны иэ яхшысы йә белем алырга, йә сәяхәткә тотам. Һичьюгы запас акча булсын дип алып куярга була.